Күңлем кошы очар даим канат тукыб,
Ике күзем нәдамәтдә канлар түкеб,
Тән үлтереб, риазәтдә тезен чүкеб, –
Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны.
Наданлыкда кылган эшем барча хата,
Тәүбә, тәкъсыйр әйдәмәдем йакам тота,
Гәрдәнемгә тоук йаңлигъ салыб фута,-
Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны.