"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2016/17 ел I тур 4 ай)

Сибгат Хәкимгә багышланган викторинаТатар әдәбиятын яратып укучы хөрмәтле кулланучыларыбыз!

Сезнең игътибарга II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең беренче турының дүртенче викторинасын тәкъдим итәбез. Декабрь ае викторинасы күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимгә (04.12.1911 - 03.08.1986) багышлана.

Декабрь ае башында без сезнең игътибарга Сибгат Хәкимгә багышланган интернет-ресурсларны тәкъдим иткән идек. Сез ай дәвамында шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышкансыздыр, шигырьләрен укыгансыздыр, дип ышанып калабыз һәм сездән югары нәтиҗәләр көтәбез!

Викторинада нибары 15 сорау. Әмма сораулар шактый катлаулы һәм киң колачлы.

Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала. Тестны уңышлы үткән кулланучылар 10 нчы гыйнвардан соң электрон сертификат/диплом сората алалар (Татарстан банкларында кайбер мәсьәләләр хәл ителүгә). Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән өч финалист финал турына чакырылачак. Уку елы барышында үткәреләчәк җиде викторинаның җиде җиңүчесе финал турында үзара көч сынашачаклар.

Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннанрак танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Сораулар саны:15
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Ачылу вакыты:30.12.2016 - 03:00
Ябылу вакыты:30.12.2016 - 03:00
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.