Абдулла Алиш: “Бала фантазиясенә иң якыны — әкият...”

Автор: 
Ләйлә Минһаҗева, филология фәннәре кандидаты

Абдулла Алиш балалар әдәбиятына 1930 елның беренче яртысында, әлеге өлкәне үстерү юнәлешендә барган кызу бәхәс һәм каршылыклар чорында килеп керә.

Балалар язучысы Роза ХАФИЗОВАның тууына — 80 ел

Автор: 
Роза Камалетдинова

…Гаиләдә икенче кыз бала туа. Әтиләре, әлбәттә, малай көтә. Балачакта Роза үзен артыкбикә кебегрәк хис итә: апасы — искиткеч чибәр Чәчкәгә, үзеннән соң туган Луиска барысы да мөкиббән, ә аңа әлләни исләре китмәгән кебек. Чынлыкта бу алай түгел, аңа гына шулай тоела. Әтиләре Мирсәет абый сугышка киткәндә кызын атына утыртып: “Күгәрчен кызым минем, күгәрчендәй кызым!” дип — елый-елый саубуллаша.

Водевиль остасы – ХӘЙ ВАХИТ

60-70 елларда татар сәхнәсен яңа бер баскычка күтәргән әсәрләр белән баетучы драматурглардан берсе Хәй Вахит булды. Сугыштан соңгы еллар татар драматургиясен торгынлыктан чыгару эшенә ул җитди өлеш кертте. Х.Вахит милли драматургияне җанлы сюжетлы, кызыклы, вакыйгалы, ачык билгеләнгән характерлы әсәрләр белән баетты, заман темаларын һәм проблемаларын сәхнәгә чыгаруда оригинальлек күрсәтте.

Тукай "Шүрәле" хакында...

Автор: 
Тамчыгөл Гайнетдинова

“Шүрәле” поэмасы 1907 елның 15нче ноябрендә дөнья күргән “3нче дәфтәр”дә урын ала. Бу турыда шул чор вакытлы матбугатында басылган мәгълүмат һәм рецензияләр сөйли.

Туфан Миңнуллинның күптармаклы һәм бай иҗаты

Автор: 
Азат Әхмәдуллин

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да Т.Миңнуллин драматургиясе күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат принциплары торган саен ачыклана.

ЯЗУЧЫЛАРЫБЫЗНЫҢ МӘГЪНӘЛЕ ФИКЕРЛӘРЕ (ФӘНИС ЯРУЛЛИН)

Вакыт елгасы безнең йөрәкләребез аша ага. Телибезме-юкмы, бу елганың агымы безне бөтереп ала да әле тирән упкыннарга алып кереп китә, әле биек ярга чыгарып ыргыта. Без бәргәләнәбез, чәбәләнәбез, бу агымнан ирекле булырга тырышабыз, әмма күпме генә көчәнмик, барыбер көннең сулышы тыннарыбызга каплана, дулкыннары күкрәкләребезгә китереп бәрә.

Якутлар табыладыр вакыт белән

Автор: 
Фоат Галимуллин

Һәр чор үз талантларын тудыра, әдәбиятка яшьләр килә тора. Ләкин сүз сәнгате яшьлеккә ташлама ясамый. Әдәбият мәйданына килдеңме, өлкән каләм ияләре белән бил алышырдай булсаң гына түрдән уз. Алай гына да түгел, яңа буыннан яңа сүз, югарырак дәрәҗәдә фикерләү таләп ителә. Үсеш — алмашка килүчеләрнең талант дәрәҗәсе белән билгеләнә. Ринат Мөхәммәдиев бу таләпләргә шәхес буларак та, иҗатчы буларак та туры килә.