Март аеның иң яхшы ресурсын сайлыйбыз!

Тавыш бирү тәмам!

Фикерләр

Алия Галимова сурәте

Бу дорес конкурс булмады ахрысы. "Тугэрэк саннарны кушу.." дигэн эшнен тавышлары 1 кон эчендэ 500гэ кутэрелде. Ничек алай була ала ул? Анын кадэр тавыш жыю очен коне-тоне утырырга кирэк бит! Башка бу конкурста катнашмыйм да, катнашырга да телэмим!
Раил Гатауллин сурәте

1. Әле бәйге тәмамланмады, нәтиҗәләр чыгарылмады.

2. "Тавыш бирү барышында кулланучыларга ресурслар белән танышып чыгарга (!) һәм аеруча яхшы дип исәпләнгән ресурс(лар) өчен тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре системаның журналына язылып барыла һәм накрутка һ.б. шундый гадел булмаган очраклар тавыш бирү тәмамланганнан соң бетереләчәк."

Бәйге турында тулырак: http://belem.ru/best_resource


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Фәрит Вафин сурәте

Барысы да дөрес.Көне-төне утырасы юк.Чөнки бер компьютердан көнгә бер генә тапкыр тавыш биреп була.Ә мәктәптән гомумән тавыш биреп булмый.Бары бер кешенекен генә кабул итә.Менә мин әле генә "Түгәрәк саннар..."га тавыш бирдем.Кичә генә тавышларыгыз тигез иде бит әле,Алия. Үзегез дә шуның кадәр тавышны кайдан җыйдыгыз соң? Димәк,Рәисәнең дә тавыш бирүче дуслары,хезмәттәшләре күп дигән сүз.Бәйге шулай була инде.Әйдә,үпкәләшмик бер-беребезгә.

Алия Галимова сурәте

Хэзер акча тулэп тэ биреп була тавышларны. Ник жыйсам да, конгэ 200-500не жыймаганмындыр бит? Кешегэ жибэрэсен икэн "тавыш бирегез"дип,аларынын да яртысы гына бирэ. Конгэ 200 тавыш жыю сезгэ бик сэер тугелме ул?
Lesya сурәте

Тугэрэк саннарны кушу хэм алу буенча: ник анын авторына шулкадэр тавыш жыеп булмасын ди?! Була! Анын бер яктан туганнарын санасан гына да, этисе бн бергэ алар 10 , ул 10нын хэрберсендэ 2-3 бала, инде ул балаларнын да балалары булганнары бар. Бугенге кондэ хэрбер кешедэ телефон- , компьютер, планшеты h.б., 24 сэг саен тавыш биреп чыгунын бернэрсэсе дэ Юк. Эле коллегаларны, башка як туганнарны, авылдаш-райондашларны санасак- кеше буа буарлык. Без барыбыз да бер-беребезгэ искэ тошереп кон дэ тавыш бирэбез. Бернинди дэ тавыш сатып алу юк- чонки андый юлнын нэтижэсен яхшы анлыйбыз.
Алия Галимова сурәте

Тикшергэч билгеле булыр!
Тавыш бируче сурәте

Хормэтле Алия! Фикерегезне калдырасыз икэн, дорес мэгълуматлар гына бирегез, яла якмагыз.Тавыш бируне беренче коненнэн ук кузэтеп барам.14 апрель конне генэ тавышларыгыз тигез иде, 500 тирэсе. Лэкин ул тавышлар бер кон эчендэ генэ жыелмады. Ничэ кон рэттэн тигез бардыгыз.15 апрель конне Рэйсэ 100 дэн артык тавыш жыйды. Хэм бу мина бер дэ сэер тоелмый, сез язганча. Чонки шэхсэн минем генэ дэ 50 дэн артык танышларым, хезмэттэшлэрем "Тугэрэк саннар..." очен тавыш бирде ул конне. Хэм безгэ беркем дэ акча тулэмэде! Рэйсэ ханымны хормэт итучелэр хэм бэйгедэ жину телэучелэр саны эле монын белэн генэ чиклэнми.

Барыгызга да унышлар телим!

Резеда Сабирова сурәте

<p>Минемчэ,бу рәвешле "Айның иң яхшы ресурсы"н ачыклау дөрес тугел. Җиңүчене аерым жюри билгеләсә, гаделрәк булыр иде.Ниндидер балалар, ниндидер танышлар, кыскасы, уку-укыту системасыннан ерак кешеләрнең гадел бәя бирүләре шикле. Андый юл белән тавыш җыюны түбәнлек саныйм.</p>

Тавыш бируче сурәте

Хөрмәтле Резеда Сабирова! Минем танышларым һәм хезмәттәшләрем арасында бала-чагалар юк. Тавыш бирүчеләр рәтендә хөрмәткә лаеклы укытучылар, тәрбиячеләр, лаеклы ялдагы педагоглар, хәзерге вакытта декрет ялында булучы мөгаллимәләр, мәктәп һәм гимназияләрдә эшләп, хәзерге вакытта башка өлкәдә хезмәт куючы кешеләр, мәгариф системасының төрле өлкәләрендә эшләүче белгечләр. Бу өлкәдән читтә булган кешеләрне, гафу итегез, дәрес планнары бик кызыксындырмый. Шуңа күрә аларны бу сайтка чакырудан мәгънә юклыгын аңлыйм. Без, үз фикеребезне белдереп, тавышларыбызны бирдек. Танышларым арасында бәйгедәге башка катнашучылар өчен тавыш бирүчеләр дә булды. Үз фикеремне белдерүемне һәм танышларымны, хезмәттәшләремне дә бу бәйге белән кызыксындырумны бер дә түбәнлеккә санамыйм! Жюри турындагы фикерегез белән килешәм. Ләкин бу бәйгедә җиңүчене ничек билгеләү ысулын без уйлап чыгармадык. Шуңа күрә дә бәйге тәмамланганчыга кадәр, барлык кагыйдәләрне үтәп, үз фикеребезне белдереп тавыш бирүебезне дәвам итәчәкбез.