Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» "Белемле"ләр игътибарына!
Сылу
31 мар 2009 - 20:08
"Белемле"ләр игътибарына!
Фикерләр
Freedom
3 Апрель, 2009 - 09:13
Permalink
Теркәлү
Бу проектта аерым теркәлү кирәкми, Белем.ру да теркәлгән логин белән дә эшләп була!!!
Гөлназ
2 Апрель, 2009 - 20:51
Permalink
Бу проектта аерым теркәлергә
Бу проектта аерым теркәлергә кирәкме, әллә Белем.ру дагы логин һәм сер сүз белән дә кереп буламы? Тагын бер сорау: анда материалларны сез генә туплыйсызмы, кайбер сайтлардагы кебек, кулланучылар да катнаша аламы ресурслар туплау эшенә?
Гөлназ
2 Апрель, 2009 - 17:36
Permalink
О-О! Белем.ру сайтында
О-О! Белем.ру сайтында КИТАПХАНӘ барлыкка килгән! Нинди сөенеч! Менә хәзер әсәрне таба алмадым дип әйтеп карасыннар инде укучылар! :)
Сылу
2 Апрель, 2009 - 18:23
Permalink
Сездән дә тора!
Китапханәнең бу варианты популярлашуына сез ярдәм итә аласыз. Укытучы апаң Интернетка кереп китап укы дигәч, кем кермәсен!!!))))))))))))
Ильфар
29 Март, 2009 - 00:10
Permalink
Каталогка менә бу сайтны да
Каталогка менә бу сайтны да өстәп куйсагыз шәп булыр: http://tukay.ucoz.ru/ (әгәр дә анда булмаса инде)
P.S. Сүз уңаеннан әйтәм (монда язу ярамаса бетерерсез) мәктәп форумыбызның Г.Тукай һәм аның иҗаты темасында интернет челтәреннән видеоресурслар җыя башладым. Карап чыга аласыз: http://kushlaush.forum24.ru/?1-14-0-00000004-000-0-1-1238273619
Гөлназ
24 Март, 2009 - 12:52
Permalink
Кайнар хәбәрләрегез, чыннан
Кайнар хәбәрләрегез, чыннан да "кайнар". Бу кызыклы алымыгыз өчен дә рәхмәт. Әмма бер кимчелеге гади кулланучыга комачаулый: хәбәрнең күләменә карап, бөтен бер полосаны "дер селкетә". Астарак торган язуны укып, шулар буенча кереп китәргә теләгән кешеләргә кыенга туры килә. Нәтиҗә: "кайнар хәбәр" өчен аерым стационар "бүлмә, урын" кирәк.
Сылу
24 Март, 2009 - 13:08
Permalink
Әйе!
Ага, ул кимчелекне беләм мин!!! Программистларга әйтелгән инде...Игътибарлы сез...күңелле шундый...һәр яңалыкны шулай күреп кабул итүегез)))))))))))
Гөлназ
27 Март, 2009 - 17:15
Permalink
Программистларыгыз кимчелекне
Программистларыгыз кимчелекне төзәтеп бетерә язганнар бит!
Кунак
21 Март, 2009 - 14:19
Permalink
Кайнар хэбэрлэр
Эхэ, кайнар хэбэрлэр дэ чыга башлады...
Сылу
23 Март, 2009 - 09:05
Permalink
)))) план буенча
)))) план буенча барабыз!))))
matur
16 Март, 2009 - 16:27
Permalink
Котлыйм!!!
"Белем.ру"ны "алтын" (1209,5 балл!) алуы белән котлыйм!!!
Киләчәктә теләгән максатларга ирешергә, яңа үрләр яуларга язсын!
Гөлназ
16 Март, 2009 - 16:25
Permalink
Рәхмәт, бик матур планнар
Рәхмәт, бик матур планнар белән янасыз икән!
Гөлназ
16 Март, 2009 - 15:01
Permalink
Онлайн
"Психолог киңәшләре" ачып җибәрергә планлаштырасыз, бик яхшы. Укытучыларга, укучыларга юридик ярдәм дә бик кирәк дип уйлыйм. Сайтны кулланучылар арасында юридик белемле кешеләр дә бардыр, алар бушлай ярдәм итмәсләр микән?
Сылу
16 Март, 2009 - 15:47
Permalink
"Күрәзәче"
Сез "күрәзәче" төсле...безнең сайтта булачак барлык яңалыкларны әйтеп бетерәсез бугай инде)))))))))))
Андый ярдәм дә булачак....ләкин тулырак, яңа сайт старт алу белән!!!!
Гөлназ
13 Март, 2009 - 12:51
Permalink
Сайтка зур үзгәрешләр
Сайтка зур үзгәрешләр кертергә алынуыгыз бик тә куандыра. Әллә кайчаннан сайтыгызда яңалыклар күрәсе килә, күңел белән функциональлекнең артуын, материалларның төрлерәк булуын тели идем. Афәрин, үсеш-үзгәрештә ниятегез. Алга таба да уңышлар телим сезнең коллективка. Барлык ниятләгән эшләрегез дә тормышка ашып, алар кулланучыга тизрәк килеп ирешсен иде... Зур түземсезлек белән көтәбез.
Мөслимлеләргә күрсәткән игътибарыгыз өчен дә зур рәхмәт. Сез безнең яңа эшләребезгә канат куясыз, йөрәкләребезгә көч-дәрт өстисез. Алга таба да шулай ярдәмләшеп эшләргә язсын.
Сылу
13 Март, 2009 - 13:25
Permalink
Белсәгез, иде!
Әйе, белсәгез, иде. Кем кемгә канат бирәдер!
"Шулай эшләгез", "Афәрин", "фәлән-фәлән кирәк", дип торгач, без тагын да дәртләнеп эшләргә тотынабыз!!!
Ильфар
13 Март, 2009 - 18:33
Permalink
Тырышкан табар, ташка кадак
Тырышкан табар, ташка кадак кагар диләрме әле. Сез тырышасыз да, ташка да кадак кагасыз. Ә без фәкыйрьләрегез, әлегә тырышабыз һәм табабыз гына. Ничава Сездән күрмәк (Сезгә ияреп) без дә кадак кагарга өйрәнербез әле, боерган булса...
(Минем бер хәбәрем 2 тапкыр киткән ялгыш (берсе кунак буларак), мөмкин булса кунак буларак калганын алып куегызчы)
Ильфар
13 Март, 2009 - 10:27
Permalink
Уңышлар Сезгә!
Рәхмәт! Түземсезлек белән көтәбез!.. Уңышлар!
Кунак
13 Март, 2009 - 08:37
Permalink
Рәхмәт безне дә чакыруыгыз
Рәхмәт безне дә чакыруыгыз өчен. Мин шәхсән үзем мәсәлән (сораштыруда күренгән) дистанцион белем алу мөмкинлеген булдыруны теләр идем. Тагын бер теләгем: Белем ру, Белем форумы бездәй гади укытучыларны да интернетка чыгарга, татар телендәге мәктәп сайтларыбызны булдырырга һ.б. өйрәтте (рәхмәт барлык коллективыгызга!!!). Әмма әлегә безнең белемнәр барыбер саерак, шуңа да Белемдә безнең ишеләргә ярдәм бүлеге сыман нәрсә булуын теләр идем. Яңа программалар, аларга сылтамалар, электрон дәреслекләр һ.б.
Планга кертелмәгән булса мондый нәрсә соравымны гафу итә күрегез. Бары тик без бүтән җирдән ярдәм көтә алмыйбыз. Мин мәсәлән компны үзлектән өйрәнгән кеше. Мәктәп сайтын да Публишер программасында ясадым. Хәзер заман таләпләренә туры китереп ясау өчен Macromedia Dreamweaver 8ны өйрәнеп ятыш. Бу программа инглизчә (безгә мәктәптән үк инглиз теле тәтемәде), инеттан русчасын эзләп таптым. Анысын да яхшырак үзләштерү өчен барыбер ярдәм кирәк. Менә шундый һ.б., бәлкем Сезгә ят булган вак-төяк проблемалар бар без авыл укытучыларында. Шуңа күрә боларны да истә тотсагыз бигерәк тә рәхмәтле булыр идек...
Ильфар
12 Март, 2009 - 18:10
Permalink
Афәрин
Монда теркәлеп кергәнем юк иде әле. Гел форумда кайнашам. Дөрестән дә үзгәрешләр бары тик уңай якка. Соңгы фикерләр күренеп тору да шушы, яңа хәбәрләр эчендә кайнашырга, аралашырга этәреп тора, яңалыклар битендә дә булса бигерәк тә уңайлы булыр иде. Уңышлар телибез!!!
Сылу
12 Март, 2009 - 18:16
Permalink
Тиздән, җәмәгать, тиздән!!!!
Рәхмәт, җылы сүзләр өчен!!!
Гомумән, сайтның төзелешендә сез дә катнаша аласыз. "Белем"дә ниләр күрәсегез килә? Яисә "Белем"нән нәрсә күчереп алыр идегез? Кыскасы, үзгәрешләр кертергә әле вакыт бар!!! Шуңа да активрак булыгыз!!!
Тиздән, бик тиздән сайтның яңартылган варианты эшли башлаячак...Укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә, хәтта студентлар өчен дә күңелле сюпризлар көтелә!!!
Ильфар
13 Март, 2009 - 08:42
Permalink
Рәхмәт
Рәхмәт безне дә чакыруыгыз өчен. Мин шәхсән үзем мәсәлән (сораштыруда күренгән) дистанцион белем алу мөмкинлеген булдыруны теләр идем. Тагын бер теләгем: Белем ру, Белем форумы бездәй гади укытучыларны да интернетка чыгарга, татар телендәге мәктәп сайтларыбызны булдырырга һ.б. өйрәтте (рәхмәт барлык коллективыгызга!!!). Әмма әлегә безнең белемнәр барыбер саерак, шуңа да Белемдә безнең ишеләргә ярдәм бүлеге сыман нәрсә булуын теләр идем. Яңа программалар, аларга сылтамалар, электрон дәреслекләр һ.б.
Планга кертелмәгән булса мондый нәрсә соравымны гафу итә күрегез. Бары тик без бүтән җирдән ярдәм көтә алмыйбыз. Мин мәсәлән компны үзлектән өйрәнгән кеше. Мәктәп сайтын да Публишер программасында ясадым. Хәзер заман таләпләренә туры китереп ясау өчен Macromedia Dreamweaver 8ны өйрәнеп ятыш. Бу программа инглизчә (безгә мәктәптән үк инглиз теле тәтемәде), инеттан русчасын эзләп таптым. Анысын да яхшырак үзләштерү өчен барыбер ярдәм кирәк. Менә шундый һ.б., бәлкем Сезгә ят булган вак-төяк проблемалар бар без авыл укытучыларында. Шуңа күрә боларны да истә тотсагыз бигерәк тә рәхмәтле булыр идек...
Сылу
13 Март, 2009 - 11:34
Permalink
Электрон дәреслекләр,
Электрон дәреслекләр, дигәннән, алар планда гына түгел, инде ясалып бетү стадиясендә. Апробация узуны көтәбез!!!
Раил Гатауллин
13 Март, 2009 - 10:12
Permalink
Әлбәттә!!!
Әлбәттә!!!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
18 Февраль, 2009 - 19:40
Permalink
Игътибар иттек.
Игътибар иттек. Үзгәрешләрегезне зур түземсезлек белән көтәбез.