Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» Буа районы хәбәрләре
Сылу
20 мар 2009 - 16:25
Буа районы хәбәрләре
Фикерләр
Сылу
25 Март, 2009 - 16:41
Permalink
БЕЛЕМ.РУ да яңа проект
Шушы көннәрдә БЕЛЕМ.РУ яңа проектын ачачак, алла боерса.... Инде көн дә бүген җибәрәбез, бүген җибәрәбез, дип торабыз.... әкренләп бөтен серләрне дә ачып бетердем инде. Әйе, бер БЛОК буларак ЭЛЕКТРОН КИТАПХАНӘ эшләячәк. Биредә мәктәп программасына кергән барлык әдәби әсәрләр дә электрон вариантта тәкъдим ителәчәк. Бу бигрәк тә авыл җирлегендә урнашкан мәктәп укучыларына ярдәм итү. Шулай ук әлеге БЛОКТА төрле нәшриятларда чыккан яңа китап-басмалар турында рецензияләр урнаштырылачак. Сүз матур әдәбият турында, шулай ук китап-дәреслекләр турында бара. Өченчедән, биредә классикларның биографияләре, фотолар эленәчәк. Дүртенчедән, (бу турыда бер сүз булган иде инде) реферат язу өчен материаллар табарга мөмкин булыр (сүз әзер рефератлар турында бармый). Шулай ук укытучыларга дәрес алып барыр өчен кызыклы аудио БҮЛӘКЛӘРЕБЕЗ бар. Билгеле, бу БЛОКТА гына яңалык бик күп...шуңа күрә барлык серне дә ачып бетермим...
Кунак
26 Март, 2009 - 10:56
Permalink
Нур
Сылу сеңлем мәгълумат бирүегез өчен рәхмәт. Кызыксынып көтәбез.
Сылу
26 Март, 2009 - 11:25
Permalink
))))
)))))
Кунак
23 Март, 2009 - 09:47
Permalink
Нигә без шундый?!
"Шунысы да игътибарга лаек, киштәләрдә татар телендәге китаплар да байтак".
Нигә - "Кибеттә татар китапларыннан тыш башка телләрдә чыккан китаплар да сатыла" дип язмадыгыз. Аңлатам, кимселеп яшәгәнлектән шулай ул. Куркаклыктан чыгып эшләнә. Әле кибетендә Шәймиев әйтмәсә ачмаслар иде.
Сылу
23 Март, 2009 - 12:05
Permalink
"Тәнкыйть - кирәкле шәйдер..."
Буада яңа китап кибете ачылуына без бик шат. Бу - безнең уртак куаныч. Ләкин китап кибетләрендә күп йөргән кеше буларак, язуым иде. Хәзер кибетләр рус телендәге китаплар белән шыгрым тулы. Хәтта нәшриятлардан сатып алынган китаплар да, кибет складларында тузанланып ята, киштәләргә менми, чөнки ихтыяҗ юк. Аяныч, күңел әрнечткеч хәл. Бар да татар китабына реклам булмаудан, дип беләм. Бу уңайдан "Белем.ру"да татар китабын поплярлаштыру максаты белән тиздән яңа олы БҮЛЕК эшли башлаячак. Рус телендәге китапларга килгәндә, алар арасында да матур әдәбият әсәрләре беренче урында түгел. Биредә боефик-романнар, фэнтези... "бульвар" саналган әдәбият...һ.б.
Ләкин, материалда әлеге җөмлә куркаклык хисе тәэсирендә язылмады. Һәрхәлдә, мин биредә курку өчен нигез тапмыйм.
Шулай да, тәнкыйть өчен рәхмәт!!!!
Кунак
25 Март, 2009 - 11:26
Permalink
НУР
Белем сайты электрон китапханә эшләргә уйламыймы? Соңгы елларда чыккан китапларның электрон вариантлары күп бит. Кибеткә чыкканчы турыдан-туры карау уңайлырак. Эш бит акчада гына түгел. Әгәр караганнан соң китап ошаса, мин аны кибеттән барып алыр идем. Электрон китап кибете эшләсәгез, үзем дә кибетегезгә эл. китап макетларын җибәрер идем. Башкалар да андый рекламадан баш тартмас иде...
Җавабыгыз өчен алдан ук рәхмәтле булып калам!!!