Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Иртәгә, 15 октябрь көнне, "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе үзенең беренче җиңүчеләре белән таныштыра.
Финалистлар белән бәйгенең рәсми сайтында инде хәзер үк танышырга була. Татар телендә ясалган файдалы интернет-проектларны барлаучы әлеге бәйге беренче елында ук 40 тан артык конкурсантны үзенә тарта алган. Финалга исә бары тик 30 эш кенә чыккан.
Иң күп интернет-проект авторлары - укытучылар. Моның шулай булачагы алдан ук мәгълүм иде инде. Беренчедән, быел Укытучылар елы булса, икенчедән, татар телендә эшләп килгән кызыклы һәм файдалы күп кенә ресурсларның авторлары - укытучылар. Моны бәйгенең оештыручысы - "Белем.ру" оешмасы тарафыннан төзелгән порталның каталогында да күрергә мөмкин. Шул ук вакытта бәйге конкурсантлары арасында укучыларның иҗат төркемнәре сайтларын да очратырга була. Әлеге хезмәт тә шул ук укытучыларның тырыш хезмәт җимеше ул.
Бәйге "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләргә географик чикләүләр юк, анда дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән теләсә кем катнаша ала. Бары тик бер чикләү - интернет-проект кимендә 50% татар телендә эшләп килергә тиеш. Иң зур игътибар ресурсның сыйфатына бирелә. Уникаль эчтәлекле, яхшы бизәлешле, технологик яктан камил сайтларның әлеге бәйгедә җиңеп чыгу ихтималы аеруча зур.
"Әгәр интернет-проект әлеге бәйгедә катнашучылар исемлегенә кергән икән, димәк ул да игътибарга лаек булырга тиеш". "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Раил Гатауллин шундый фикердә тора. Финалга узмасалар да, без аларны оешманың рәхмәт хатлары белән билгеләп үтәчәкбез. Чөнки гыйлем юлындагы һәр кеше кадер-хөрмәткә лаек булырга тиеш, ди ул.
Финалистларга чакыру хатлары җибәрелгән инде. Алар иртәгә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Мәскәү районында (Ш.Усманов урамы, 11) урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясе диварларында җыелачаклар. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчеләре Шәйхиева Фирая Разыйх кызы һәм Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, Мәгариф министрлыгы һәм Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары, Казан шәһәренең татар мәктәпләре җитәкчеләре һ.б. кунаклар бар.
Фикерләр
Кунак
17 Октябрь, 2010 - 01:46
Permalink
Рәхмәт йөзеннән.
Цитата: «Шулай бергә-бергә яшисе инде ул». belem.ru
«Туган ягым - яшел бишек» дип исемләнгән программамның эш барышын җиңеләйтү өчен сайт ясаган идем. Күреп алып бәйгегә чакырдылар. 15 нче октябрь көнне, бәйгедә катнашкан сайтлар белән бер рәттән, аның да татар халкы өчен мөһим булуын билгеләп үттегез. Бу минем өчен бик югары бәя. Зур хезмәтләрегез өчен, бәйгене оештыручылар, барчагызга да зур рәхмәтләремне юллыйм.
http://yashel-bishek.ucoz.ru/ авторы Мирмөҗәһит кызы Дилә Мөхәммәди.