Татар мәгарифе порталы
Сез монда
9 нчы май... Җиңү көне...
Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.
Нәрсә соң ул сугыш? Бу сорауга җавапны белмәвең яхшырак. Әмма ләкин бүгенге көндә дә сугышлар булып тора, кешеләр һәлак була, бер гөнаһсыз кешеләрнең тормышлары өзелә. Кемдер байлык өчен, кемдер көнләшүдән, кемдер үч белән, кемдер үзенең өстенлеген күрсәтергә теләп, кемдер үзен саклап калу өчен...
Бөек Ватан сугышы исә Икенче Бөтендөнья сугышының зур гына бер өлеше ул. Сугышның иң төп сәбәбе - Гитлер Германиясенең нацистик (үз милләтен өстен куйган) һәм реваншистик карашы.
Советлар Союзының әлеге сугышта җиңүе белән бу зур гына сугыш тәмамланган дип тә әйтергә була. Әмма бу җиңү Советлар Союзына һәм аның союздаш илләренә бик кыйммәткә төшкән. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы гына да 27 миллионнан артык кешесен югалткан. Шул исәптән 4-5 миллион чамасы милләттәшләребез һәлак булган.
Бүген әлеге сугыш тәмамлануга 66 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Сугышның ни икәнен бүген тагын бер тапкыр хәтердә ныгытырга мөмкин. Әгәр сез Бөек Ватан сугышының ни икәнен белмисез икән - интернеттан эзләгез, укыгыз, сугышның чын йөзен күрегез, балаларыгызга да сөйләгез. Киләчәктә шундый сугышларны булдырмыйк! Бар халык бер-берсен тигез күрсен, көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре беркайчан да күңелебезгә үтеп кермәсен. Яныгыздагы кешегә карап елмаегыз, аны кочаклап алып бәйрәм белән котлагыз. Бу сугышта фашист нацистлары җиңү яулаган булса мин дә, сез дә, сезнең якыннарыгыз да булмас иде, мөгаен. Шатланыгыз... Тыныч зәңгәр күк йөзенә, анда балкыган кояшка карап сөенегез. Һәм киләчәктә дә тормышыбыз шундый аяз һәм тыныч булсын!
Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
Ихтирам белән, "Белем.ру" интернет-порталы
Фикерләр
Кунак
9 Май, 2011 - 21:37
Permalink
Бәйрәм белән!!!
ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!!!
Кемнәрдер, бу ЗУР бәйрәмне (үзләренең националистик рухта язган хәбәрләре белән пычратучылар), безнең Ата-бабаларыбызны Ихтирам итмәүче, ничә миллион ятып калган солдатларыбызның Рухларына төкерүчеләрне мин бу бәйрәм белән котлыйсым да килми...
Алар аңламый кебек-кемнәр аркасында үзләренең әле бу дөньяда яшәгәннәрен...
Ходай кичерер, бәлки.........................................
Бәйрәм белән!!!
___________________________
Бу хәбәр, бәлки, сезнең сайт кулланучыларына түгел, ә башка сайтлардагы пычрак чәчүче якташларыбызга багышлана!!!
Раил Гатауллин
9 Май, 2011 - 22:31
Permalink
Кем һәм кайда?
Кем һәм кайда "пычрак чәчә"? Кемнәрне күз алдында тоттыгыз? Андый кешеләр дә бармы? Ничек инде әби-бабайларыбыз рухына төкерергә мөмкин? Сез кайлардан шундый негатив хисләр белән килеп кердегез?
Ихтирам белән, Раил Гатауллин