Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда татар теленә каршы ачыктан-ачык көрәш алып барган урыс милләтчеләре белән бәхәскә кергән, шул сәбәпле эшеннән алынган “ТНВ” журналисты Эльмира Исрафилованы яклап, “Азатлык” татар яшьләре берлеге 21 июньдә пикет оештыра. Нәмәеш 17.30 сәгатьтә “ТНВ” офисы каршында узачак. Татар яшьләре Эльмира Исрафилованы яклау – татар телен яклау дип белдерә.
9 июньдә Татарстан парламенты каршында урыс милләтчеләре татар теленә каршы чираттагы пикетларын оештырды. Бу пикет урыс милләтчеләренең активлаша баруын, татар теленә каршы көрәшнең озак дәвам итәчәген күрсәтте. Татарга каршы эшләгән “Регнум” агентлыгы хәбәр итүенчә, Эльмира Исрафилова пикетчыларга: “Татар теле өчен теләсә кемнең бугазын өзәм! Урыс баскынчыларына Татарстанда урын юк!”, дип әйткән. Татар җәмәгатьчелеге исә Исрафиловага моны яла ягу дип бәяли. Журналист үзе дә моны танымый.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Эльмира Исрафилова түгел, урыслар Эльмира Исрафиловага үзләре бәйләнгән, журналистка “Татарская морда!” дип кычкырган. Пикетчылар үзләре ксенофобия, милли күрәлмаучанлык күрсәтсә дә, Исрафилованы хөкемгә тарттырырга җыена.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Эльмира Исрафилованы “ТНВ”дан эштән алганнар. “Азатлык” берлеге бу гамәлне Татарстан өчен хурлык дип бәяли.
“Димәк, Татарстанда татар теленә һәм татар халкына каршы тонналап пычрак атсаң да, аның өчен беркем дә җавап бирми. Татарлар Татарстанда икенче сортлы халыкмы, татар теле икенче сортлы телме?”, диелә Эльмира Исрафилованы яклау пикетына чакырылган хатта.
Урыс милләтчеләре яла яккан журналист Эльмира Исрафилованя яклау пикеты 21 июньдә 17.30 сәгатьтә “ТНВ” компаниясе каршында (Шамил Усманов урамы) уза.
Чыганак: http://www.tatartime.com
Фикерләр
Кунак
2 Август, 2011 - 17:22
Permalink
ТНВ
http://kazan-times.ru/stories/793
Кунак
29 Июль, 2011 - 12:22
Permalink
Менә ни дигәннәр...
http://www.regnum.ru/news/fd-volga/tatarstan/1415773.html
Кунак
24 Июнь, 2011 - 16:53
Permalink
ТНВ
http://prokazan.ru/quest/43395.html
Кунак
23 Июнь, 2011 - 14:31
Permalink
flesh
исправленный адрес
ekaterina.belyaeva@hotmail.com
Кунак
23 Июнь, 2011 - 09:11
Permalink
flesh
Татарский флэшмоб.
Татары, у госпожи Беляевой имеются исторические пробелы , она плоха знакома с событиями , происходившими в наших краях , что не удивительно, в Татарстане очутилась совсем недавно ,судя по всему, даже не слышала о дате 1552 , когда и совершилась самая что ни на есть оккупация, см. словарь .
Только этим возможно объяснить неадекватную реакцию нашей неутомимой воительницы с татарским языком на справедливые слова Эльмиры Исрафиловой
Посему предлагаю каждому татарскому патриоту скопировать значение слова оккупация
ОККУПАЦИЯ
оккупации, ж. (латин. occupatio - Занятие) (полит., воен.). Занятие чужой территории военной силой.
и отправить Беляевой по адресу
ekaterina.belyaeva@hotmail.com
Пусть просвещается!
Раил Гатауллин
21 Июнь, 2011 - 07:37
Permalink
Президент Рөстәм Миңнеханов
Президент Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен белдерде: http://www.tatartime.com/?p=1555
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
20 Июнь, 2011 - 08:59
Permalink
n
http://www.politforums.ru/internal/1308338772.html
Раил Гатауллин
17 Июнь, 2011 - 20:31
Permalink
Эльмираны яклап Чаллыдан да
Эльмираны яклап Чаллыдан да килергә жыеналар: http://www.azatliq.org/content/article/24233223.html
Ихтирам белән, Раил Гатауллин