Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел “Соңгы кыңгырау” гомумшәһәр бәйрәме беренче тапкыр ачык мәйданда – Казанның Идел буе районы Каенлыгында, Сабантуй мәйданында узды. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казанның 5,5 меңнән артык 11 нче сыйныфны тәмамлаучы чыгарылыш укучылары катнашты.
Казанның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Гыйниятуллина билгеләп үткәнчә, һава шартларын исәпкә алып, урман зонасы бу бәйрәм өчен аеруча отышлы урын итеп сайланды. “Без бу бәйрәм традицион рәвештә шушында оештырылыр дип уйлыйбыз”, - ди ул.
Бәйрәм барышында сәхнәгә Казан мәктәпләре директорлары менде. Барлык чыгарылыш укучыларына Киров районы 70 нче мәктәп директоры Наталья Маслова мөрәҗәгать итте. Ул шушы күркәмбәйрәм белән тәбрикләп, укытучыларга һәм ата-аналарга аерым рәхмәтен ирештерде.
Альберт Гыйльметдинов исә соңгы кыңгырауның укучылар өчен җиңү фанфарлары белән алмашынуын теләде һәм быелгы чыгарылыш укучыларын Татарстанның уңган-булган яшьләре итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән барлык укытучыларга рәхмәтен җиткерде.
“Бүген сезнең барыгыз өчен дә – тормышта бер этапның тәмамлануы. Без санадык, сезнең һәркайсыгызның тормыш юлында 25 мең тапкыр кыңгырау шалтыраган. Бүгенге вакыйга – олы юлга беренче адым. Уңышлар сезгә, ата-аналарыгызны, мөгаллимнәрегезне һәрвакыт сөендереп торыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин. Якындагы дүшәмбедә БДИ имтиханнары башлануын искәртеп, мэр җилкәсенә беренчесыйныф укучысын утыртты һәм ул соңгы мәртәбә кыңгырау чылтыратты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Раил Гатауллин
27 Май, 2012 - 20:05
Permalink
ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов котлавы
«Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Бүген республика мәктәпләрендә соңгы кыңгырау 20 мең 562дән артык 11 нче сыйныфны һәм 37 мең 206 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен чылтырый. Уку елы тәмамлану уңаеннан минем иң ихлас теләкләремне кабул итегез. Алда бик җаваплы чор – бердәм дәүләт имтиханы.
Ул мәктәп еллары вакытында җыелган белемнәрегезне объектив чагылдыра алыр дип тәгаен ышанам.
Бүген киләчәк профессияне сайлавы җиңел түгел, ләкин мин сезне дөрес сайлау ясавыгызда шикләнмим.
Барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим: югары уку йортларына укырга керергә, эшкә урнашырга, тормышыгыз сез теләгәнчә булсын, әти-әниләр һәм укытучылар сезнең белән горурлана алсын. Алар бу барлык еллар дәвамында сезгә булдыра алганча ярдәм иттеләр, уңышсызлыкларда бергә борчылдылар, уңышларда сөенделәр.
Сезгә киләчәк өчен искиткеч гүзәл башлангыч бирелгән. Моның өчен укытучыларга зур рәхмәт – алар сезгә мәктәп дәресләрен генә өйрәтеп калмадылар, ә үзегездә җаваплылык, мөмкинлекләрегезгә ышаныч хисләрен булдырырга ярдәм иттеләр.
Кадерле укытучылар! Мин сезгә тагын бер ел зур иҗади хезмәтегез, эшегездә һәрвакыттагыча һәм авыр, һәм сөенечле тагын бер чыгарылыш укучылары өчен рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сез яшьләр, көчлеләр, үз-үзегезгә ышанычыгыз көчле. Һәрчак яңа үрләргә омтылыгыз! Уңышлы булыгыз! Бервакытта да ирешкәннәрдә тукталып калмагыз һәм туган мәктәбегезне онытмагыз. Барыгызга да шәп күңел күтәренкелеге һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим! Сез тормышыгызның иң яхшы һәм гүзәл көннәренең берсе буларак, бүгенге көн турында хатирәләрне бик күп еллар сакларсыз дип ышанам! Барлык Татарстан укучыларына бәйге ял көннәрен күңелле һәм файдалы уздыруыгызны телим. Бәйрәм белән!”
Ихтирам белән, Раил Гатауллин