Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Интернет челтәрендә инде бер ай чамасы “Тавыш биреп татар кешесенә ярдәм итик!” акциясе бара. Әлеге акция Бөекбританиянең Россиядәге “Macmillan-Russia” нәшрияты оештырган "Teach Global Think Local" россиякүләм бәйгесендә катнашып финалга узган якташыбыз Зарипова Эльвира Мансур кызын яклап үткәрелә.
Зарипова Эльвира Мансур кызы - Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында яши, мәктәптә эшли торган гап-гади укытучы.
"Мин быелгы уку елында Макмиллан” (Оксфорд) нәшрияте тарафыннан үткәрелгән Teach Global Think Local исеме астында үткәрелгән инглиз теле укытучыларының иҗади эшләр конкурсында катнаштым. Шушы конкурсның беренче этабында без телләр үзләштерү программалары белән таныштык, Бөекбританиянең укыту системасы, инглиз мәктәпләренең үзенчәлекләре буенча сорауларга җавап бирдек. Икенче турда без Global укыту комплектлары белән якыннан танышып, күңелеңә ошаган бер теманы сайлап, үзеңне, үзеңнең хоббиларыңны чагылдырып иҗади эшләр үрнәге тәкъдим иттек. Мин “сөй халыкны, сөй дөньяны, сөй халыкның дөньясын» принцибыннан ерак китмичә, үзебезнең татар милләте турында, татар халкының милли ризыклары белән бәйләп инглиз теле дәресләрендә куллану өчен “Breakfast, Elementary” темасына эш үрнәкләре тәкъдим иттем. Һәм укучыларым белән шушы дәресне үткәреп, комиссия членнарына видеоязма формасында тәкъдим иттек.
Хәзер инде, хөрмәтле дусларым, коллегаларым, ватандашларым, сезгә мөрәҗәгать итәм. Минем сихри Ирландия иле белән якыннан танышу, яисә, танышмау бары тик сездән генә тора. Facebook челтәренә кереп, безнең видеороликка тавыш бирүегезне сорыйм." - дип яза Эльвира Зарипова.
Эльвираның видеоязмадагы хезмәтенә тавыш бирү өчен 31 нче майга кадәр http://www.facebook.com/events/217345191714897/permalink/217390211710395/?comment_id=219583534824396¬if_t=like сылтамасы буенча күчеп әлеге язманы "Ошый" ("Мне нравится") дип билгеләргә кирәк.
Белем.ру порталы исеменнән Эльвира Зариповага эшендә уңышлар телибез, бәйгедә җиңүен көтеп калабыз.
Фикерләр
Раил Гатауллин
1 Июнь, 2012 - 17:59
Permalink
Зарипова Эльвира Мансур кызын котлыйбыз!
Зарипова Эльвира Мансур кызын Бөекбританиянең Россиядәге “Macmillan-Russia” нәшрияты оештырган Teach Global Think Local бәйгесендә җиңүе белән котлыйбыз! Бәйгенең җиңүчесенә MNB Consult компаниясе Ирландиягә юллама бүләк итә.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Ильфар
30 Май, 2012 - 08:38
Permalink
Мәктәп гисты ...
Әлбәттә чын күңелдән уңышлар телибез! Әмма барлык укытучылар утыручы мәктәп интернеты (ГИСТ)әлеге сылтаманы блоклый. Шуңа өйдән тавыш бирергә туры килде. Ача башлауга edu.tatar.ru "Доступ к запрошенному Вами интернет-ресурсу закрыт" дип язып куя.
Ни генә дисәк тә һәркемнең өендә интернет юк та бит әле. Ә моның белән күпме тавыш биреп булыр иде. Бу күренеш тагын күп кенә эш өчен кирәкле сайтларга да очрый.
Әлеге проблеманы чишәргә ярдәм итәргә алынучы булмасмы?..