Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Җиде саны татарлар өчен күпмедер дәрәҗәдә тылсымлы көчкә ия сан. "Җиде йолдыз", "Җидегән чишмә", "Җиде юл чаты", "Җиде кат үлчә - бер кат кис", "Җиде бабаңа кадәр нәселеңне бел" - диләр.
Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы нәкъ менә бүген үзенең 7 яшьлек "юбилеен" үткәрә. Җиде ел эчендә Белем.ру татар дөньясы, татар мәгарифе, фәне һәм мәдәнияте өчен үзенә күрә күп кенә эшләр башкарды. Шушы җиде ел эчендә хәзерге вакытта меңгә якын татарча мәгариф ресурсын үз эченә алган Белем.ру порталы дөнья күрде, дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе файдалы татар сайтларын ясаган татар интернетчыларын барлый башлады, күп төрле дәреслекләр һәм программа чаралары булдырылды.
Җиде яшьлек бала мәктәпкә барырга әзерләнгән кебек, җиде яше тулган "Белем.ру" оешмасы да быел үзен яңа проектларга, яңа ачышларга әзерли. Ел башыннан ук портал кысаларында "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе башланып китте, порталда сыйфатлы ресурс урнаштырган авторларга сертификатлар тапшырыла башлады, ә "Белем җәүһәрләре" быел көз көне инде үзенең 5 еллык датасын билгеләп үтәчәк.
Әлеге дата уңаеннан Белем.ру оешмасы көзгә кадәр порталны яңабаштан ныгытырга исәпли. Портал яңа платформага утыртылачак һәм анда күп кенә яңа мөмкинлекләр булдырылачак! Көз аенда исә портал кысаларында татар шәхесләренә һәм аларның иҗатларын өйрәнүгә багышланган яңа россиякүләм бәйге-акция планлаштырылган!
Белем.руның планнары шактый зур, аларның кайберләрен хәзер үк ачып бетерү кирәкмидер дә, бәлкем. Алар белән сез һәрдаим безнең порталда танышып бара аласыз. Порталда яңарту эшләре башланып китү сәбәпле, җәй айларының иң яхшы ресурсын да без сезнең белән көзгә таба ачыкларбыз.
Җиде ел дәвамында безнең белән бергә булган укытучыларга, безнең коллективның хезмәтен бәяләгән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә безнең портал белән бергә булыгыз, үзара ярдәмләшеп яшик, татар мәгарифен һәм татар телен яңа үрләргә күтәрик!
Ихтирам белән, Белем.ру коллективы
Фикерләр
Кунак
23 Июнь, 2014 - 21:12
Permalink
Бәйрәмегез белән!
Хөрмәтле "Белем.ру" коллективының мәгариф һәм телне үстерүдә армый-талмый хезмәт куючы каһарманнары. Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм. Яңадан-яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим. Сезгә барысы өчен дә бик зур рәхмәт!!!
Арчадан Ләйсән
Раил Гатауллин
24 Июнь, 2014 - 12:29
Permalink
Зур рәхмәт, Ләйсән!
Бик матур теләкләрегез өчен зур рәхмәт, Ләйсән! Хезмәтне бәяли белгән, рәхмәт әйтә торган кешеләр барында эшләве дә күңелгә рәхәт!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
16 Июнь, 2014 - 13:49
Permalink
Туган көнегез белән!
Хөрмәтле Белем.ру коллективы!
Сезне туган көнегез белән тәбриклим. Сезгә игелекле эшегездә уңышлар, алга таба юл ярып баруыгызда көч-куәт, сабырлык телим. Сәламәт булыгыз!
Илнур.
Раил Гатауллин
17 Июнь, 2014 - 19:42
Permalink
Рәхмәт, Илнур!
Зур рәхмәт, Илнур!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
16 Июнь, 2014 - 11:07
Permalink
Бәйрәмегез белән чын күңлдән
Бәйрәмегез белән чын күңлдән котлыйм! Укытучылар, тәрбиячеләр, гомумән, татар мәгарифен үстерүче искиткеч бай сайт!7 яшьлекне генә түгел , 70 еллык юбилейларны да үткәрергә язсын. Уңышлар Сезгә!Эльмира.
Раил Гатауллин
16 Июнь, 2014 - 11:32
Permalink
Рәхмәт, Эльмира!
Рәхмәт, Эльмира!
Амин, шулай булсын!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
14 Июнь, 2014 - 21:00
Permalink
"Белем.ру" оешмасын 7 яшьлек
"Белем.ру" оешмасын 7 яшьлек туган көне белән котлыйм. Яңадан яңа үрләр, иҗади уңышлар телим. Айгөл
Раил Гатауллин
15 Июнь, 2014 - 12:22
Permalink
Зур рәхмәт, Айгөл!
Зур рәхмәт, Айгөл! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин