Татар мәгарифе порталы
10 Февраль, 2009 - 11:11
Forbes журналы фикеренчә, Америка Кушма Штатларында алынган югары белем иң кыйммәтле һәм дәрәҗәле санала.
Дөньяның иң кыйммәтле югары уку йортлары исемлегендә АКШ уку йортлары зур урын алып тора. Беренче урында - George Washington University. Биредә киләсе уку елы өчен бәя 40 мең 437 долларга билгеләнгән. Һәм бу уку өчен түләү генә. Тулай торакта тору, китапларга киткән чыгымнарны да кушсаң әлеге сумма 53 мең долларга җитәчәк.
Американың Sarah Lawrence College да беренчеләр рәтендә. Югары белемне биредә алырга теләгән студентларга 40 мең доллардан артык чыгарып салырга кирәк булачак.
Гарвард, Йель, Стенфорд һәм Колумбия кебек АКШның танылган уку йортларында гыйлем алу елына 35 мең долларга төшәчәк.
Forbes китергән исемлектә шулай ук Швейцариянең Franklin College (елына 33 мең 100 доллар), American University of Paris (32 мең 600 доллар), Imperial College of London (27 мең 800 доллар), National University of Singapore (24 мең доллар) һәм University of Melbourne (чит ил студентлары өчен 20 мең 200 доллар) бар.
Билгеле, күрсәтелгән суммаларга тору, туклану чыгымнары кермәгән. Бу очракта бәяләр икеләтә артыграк булачак.
Чыганак: rian.ru