Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Өчле” билгеләре булган студентларга мәгариф кредиты бирелмәячәк. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы ай ярым дәвамында мәҗбүри кредит бирүгә дәүләт ярдәмен күрсәтү проектына шундый үзгәртүләр кертәчәк. Бу турыда министр урынбасары Владимир Миклушевский хәбәр итте.
Чиновник сөйләвенчә, мәгариф кредитларына ярдәм эксперименты 2010 ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Ләкин бүген ул туктап тора. Сәбәбе: финанс сәбәпләр аркасында программада катнашучы «Крэйн» компаниясе кредит бирә алмый башлады. Нәтиҗәдә, министрлык проектка үзгәртүләр кертергә мәҗбүр.
Хәзер кредит алу өчен залог һәм поручительнең булуы мәҗбүри түгел. Бу очракта җаваплылыкны үз өстенә дәүләт ала. Димәк, кредит алучыларга таләпләр дә катгыйлана дигән сүз.
Миклушевский хәбәр итүенчә, тәҗрибәдә катнашучы банклар исемлеге Мәгариф һәм фән министрлыгы керткән үзгәрешләр үз көчен алгач та игълан ителәчәк. Ике семестр дәвамында “икеле” билгеләре алган студентлар уку өчен алынган кредитларын үзләре түли башлаячак. Дәүләт шул рәвешле студентларның уңышлы укуына стимул ясый.
Студентларга бирелгән мәгариф кредиты ставкасы елына 11,5 проценттан да зуррак булырга тиеш түгел. Бу Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме. Студент уку дәвамында һәм уку йортын тәмамлаганан соң тагын 3 ай буе кредит түләмәскә хокуклы. Алга таба 10 ел эчендә кредит түләнеп бетәргә тиеш. Кредит вакытында түләнеп бетмәсә, җаваплылык дәүләт өстенә төшәчәк. Мондый очраклар өчен түләнелмәгән кредитларны каплау өчен бюджетта махсус субсидияләр каралачак.
Мәгариф кредитын алу өчен тагын бер шарт бар. Кредит бары ихтыяҗ булган юнәлешләргә һәм сыйфатлы белем биргән уку йортларына гына биреләчәк, дип белдерде Миклушевский.
Чыганак: www.5ballov.ru