Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты “Өстәмә һөнәри педагогик белем: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылык” исемле Гомумроссия фәнни-гамәли конференция оештыра.
Чара Россия өстәмә һөнәри белем бирү системасына 80 яшь тулу уңаеннан уздырыла.
Конференция 2009 елның 26-27нче мартында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институтында, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68нче йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Конференциянең пленар һәм секцион утырышында фикер алышырга планлаштырылган темаларны беркетелгән файлларда табарга мөмкин.
Конференциягә чакырылучылар:
● өстәмә һөнәри педагогик белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре;
● өстәмә һөнәри белем бирү проблемалары белән шөгыльләнгән фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары;
● мәгариф идарәләренең региональ һәм муниципаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре;
● методик хезмәт белгечләре.
Конференциядә катнашу формасы:
● пленар утырышта доклад (максимум 20 мин.);
● секция утырышында доклад (иң күбе 10 мин.);
● стенд рәвешендәге доклад (А4 форматында, максимум 4 бит);
● докладсыз;
● доклад, мәкалә, хәбәр, тезисларның басылган варианты.
Фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча җыентык нәшер итү планлаштырыла, дип хәбәр итә Институтның рәсми сайты.
Материаллар агымдагы елның 15нче мартына кадәр кабл ителә.
Өстәмә рәвештә конференция кысаларында мастер-класслар, «түгәрәк өстәлләр», җәмәгать лекцияләре, презентацияләр, укыту-метдик әдәбияттан гыйбарәт күргәзмә уздыру да каралган.
Мастер-класс кебек өстәмә чараларны үткәрү һәм конференциядә катнашу өчен гаризаларны E-mail: irort@mail.ru адресы буенча юлларга кирәк. Моны агымдагы елның 1нче мартына кадәр төгәлләү сорала.
Чарада катнашу өчен тутырылачак гаризаны беркетелгән файлдан алырга мөмкин.
Шулай ук 2009 елның 16нчы февраленнән махсус чара тематикасын яктыркан Интернет-форм старт алачак. Сылтамасы: http://www.iro-rt.ru. Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институтының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Gariza.doc | 24.5 KB |
Temalar.doc | 24.5 KB |