Илдар Юзеев

1933-2004

Татарстанның халык шагыйре, драматург Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1955-1954 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954-1966 елларда “Пионер” (хәзерге “Ялкын”) балалар журналының җаваплы сәркатибе, аннары бер ел “Чаян” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1971 елларда ул – Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел “Казан утлары” журналының поэзия бүлегенә битәкчелек итә. 1917-1987 елларда Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире һәм идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара.

И.Юзеев башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада “Әдәби Башкортстан” (хәзерге “Агыйдел”) журналы, “Кызыл таң” газетасы кебек республика матбугатында күренә башлый.

И.Юзеев үзенчәлекле шагыйрь буларак 50-60 елларда формалаша. Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. Ул – ике дистәдән артык поэмалар авторы. 1955 елда иҗат ителгән һәм яшьләр арасындагы мәхәббәт кичерешләрен дәртле шигъри тел һәм романтик күтәренкелек белән тасвирлаган “Таныш моңнар” поэмасы авторга бигрәк тә зур уңыш китерә.

Шуннан соң язган “Әнкәй”, “Фәрит-Фәридә”, “Идел-Даугава”, “Язылмаган поэма”, “Өчәү чыктык ерак юлга...”, “Тынлык белән сөйләшү”, “Соңгы сынау”, “Канкай улы Бәхтияр”, “Карурман”, “Таш диварлар авазы”, “Өзелмәс кыллар”, “Олы юлның каены”, “Сез кабызган утлар” кебек лирик, драматик поэмаларында, балладаларында, шигырьләрендә әдип кеше рухының бөеклегенә, батырлыкка, мәхәббәткә дан җырлый, һәртөрле явызлыкка, ялганга үзенең нәфрәт хисләрен белгертә.

“Миләүшә” исемле җыентыгына тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И.Юзеев 1968 елда М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, ә “Таш диварлар авазы” һәм “Өзелмәс кыллар” исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

60 еллардан башлап И.Юзеев драматургия өлкәсендә дә актив эшли. Ул – комедия, драма, трагедия жанрларында ике дистәгә якын сәхнә әсәрләре авторы. Аның пьесалары Татарстанда һәм башка республика сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.

1993 елда Илдар Юзеев “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Кызганычка каршы, 2004 елда И.Юзеевның гомере өзелде.