Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ике көн дәвамында барган "Белем бирү эшчәнлегендә яңа мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне файдалану" VII ачык республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге конкурс нәтиҗәләре белән Сезне дә таныштырырга ашыгабыз.
Әлеге турда барлыгы 40 эш сайланып алынган иде. Катнашучылар арасында Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Алабуга шәһәрләреннән катнашучыларның күп булуы шунда ук күзгә ташланды. Әмма безне аеруча нык сөендергән момент - татар телендә эшләрнең булуы һәм аларның татар телендә яклануы иде.
Икенче турга узган эшләр арасында Лениногорск шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ризванова Галия Мәҗит кызының интерактив тактада эшләү өчен әзерләнгән "Татарча да яхшы бел" дәреслегенә өстәмә күнегүләр комплексы, шул ук мәктәп укытучысы Энҗе Хәсәнованың Галимҗан Ибраһимовка багышланган программа чарасы, Вәлиуллина Алсуның балалар өчен әзерләгән интерактив күнегүләре, Гайнуллина Гөлҗиһан апаның иҗади эшчәнлеге жюри әгъзаларының күңеленә сеңеп калды.
Шул ук вакытта рус телендә башкарылган эшләрне дә татар телендә тәкъдим итүчеләр (Насибуллина Тәнзилә Дамир кызының электрон тарих дәреслеге) булды, кайберәүләр исә үзләренең рус телендәге хезмәтләрен якын арада татар телендә башкарырга теләк белдерделәр. Ә менә татар теле һәм әдәбияты укытучысының татар телендә программа төзеп аны рус телендә якларга тырышуы рус телле жюри әгъзаларын да аптырашка калдырды.
Жюри әгъзаларын татар-төрек гимназияләрендә эшләүче укытучыларның конкурс эшләре белән танышырга килүләре дә сокландырды. Түбән Камадан килгән яшь белгеч исә киләсе елда үзе дә катнашачагын әйтте, Түбән Камадан беркемнең дә икенче турга уза алмаганнары өчен борчу белдерде.
"Икенче турга үтү - инде үзе зур җиңү" - дип белдерде мәгариф һәм фән министры урынбасары Ногманова Л.А. Киләчәктә дә ул укытучыларга иҗат уңышлары, сәламәтлек теләде. Һәр жюри әгъзасы да аның сүзләренә кушылдылар, үзләренең фикерләрен әйттеләр, кимчелекләрне ничек төзәтергә кирәген аңлаттылар һәм үзләренең теләкләрен җиткезделәр.
Чынлап та, гаять зур хезмәтләре өчен әлеге укытучылар олы мактауга лаек һәм без дә аларның әлеге хезмәтләре алдында баш иябез. Белем.ру коллективы иҗат учагында янган укытучыларга һәрчак ярдәм итергә, киңәшләр бирергә, укытучыларны һәм иҗади укучыларны, студентларны, укытучыларны һәм, гомумән, татар телендә белем алу белән кызыксынган һәм ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемне тыңларга, аларга үз киңәшләрен бирергә, идеяләрен тормышка ашырырга әзерлеген белдерә.
Түбәндәге фотолар аша сезне конкурс барышы белән бераз таныштырып үтәбез.