Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Якынча мәгълүматлар буенча, Татарстанда 30 мең кеше Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногъманова белдерде.
30 мең кеше арасында быел Татарстан Республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 сыйныф укучылары, шулай ук кичке мәктәпне, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен, мәктәпне узган ел тәмамлаучылар һәм армиядән кайтучылар да бар. “Алар барысы да ким дигәндә 3 имтихан бирә, кайберләре 8 имтихан сайлады. Без быел республикада 120 меңгә якын имтихан биреләчәк, дип фаразлыйбыз”, - дип билгеләп үтте Людмила Ногъманова.
2009 елда Татарстанда чыгарылыш укучыларының дәүләт аттестациясе 13 фән (рус теле, математика, әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, инглиз, алман, француз телләре, информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре) буенча Бердәм дәүләт имтиханы формасында үткәрелә. Россиянең кайбер төбәкләрендә испан теле буенча да БДИ бирү мөмкинлеге каралган.
Министр урынбасары рус теле һәм математика буенча БДИ һәр чыгарылыш укучысы өчен мәҗбүри булуын ассызыклады. Укучылар башка фәннәр буенча имтиханнарны укырга җыена торган югары уку йортының профиленә карап, үз теләкләре белән сайлаячаклар.
“Мин быел узган елдагы кебек Бердәм дәүләт имтиханнарыннан икелеләр күп булмас дип ышанам, - дип белдерде Людмила Ногъманова. – Хәзер БДИ көтелмәгән хәл булып кабул ителми, укучылар әзерләнә. Укытучыларның да җаваплылыгы артырга тиеш дип саныйм. Шулай итеп, укучылар узган елдагыдан яхшырак әзерләнәчәгенә өмет бар”.
Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда татар телендә бердәм дәүләт имтиханы буенча сынау дәвам итәчәк. “Без татар теле һәм татар әдәбияты буенча БДИ имтиханы тапшыруга гаризалар кабул итәбез, чөнки алар югары уку йортларының татар филологиясе кафедрасына укырга кергәндә кирәк булачак”, - дип билгеләп үтте ул.
Быел БДИ тапшыру өч этапта булачак. 21–30 апрельдә армиягә чакырылучылар, Россия һәм халыкара конкурс чараларында катнашучылар, чит дәүләткә даими яшәргә яки укуын дәвам итәргә китүчеләр, шулай ук башка гражданнар дәүләт аттестациясен үтә ала.
26 май – 19 июньдә дәүләт аттестациясенә бөтен фәннәр буенча 10–11 сыйныфларда еллык билгеләре өчтән ким булмаган мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар кертелә.
7 – 17 июльдә билгеле сәбәпләр булу нәтиҗәсендә (авырып китү, якын туганы үлү һәм башка тормыш вәзгыятьләре) имтиханга килмәүчеләр, чит ил мәгариф оешмаларында гомуми белем алучылар, шулай ук БДИ катнашучылар – БДИ формасында дәүләт аттестациясендә рус теле яки математикадан икеле алган чыгарылыш укучылары өчен үткәрелә. Татарстан Республикасының Дәүләт имтиханын алу комиссиясе карары буенча тиешле формада дәүләт аттестациясен үткәрүнең өстәмә вакытлары карала.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru/