Татар мәгарифе порталы
Күптән түгел Лениногорски музыка-сәнгать училищесында Россиянең педагогия көллиятләре һәм училищелары студентлары арасында вокал буенча «Вокаль дуэтлар» исемле регионара бәйге тәмамланды. Әлеге чара кысаларында “Күңелемдәге җырлар исемле” республикакүләм ярыш та уза. Биредә Татарстан сандугачлары көч сынашты, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Регионара бәйгедә Уфа, Арча, Яр Чаллы, педагогия көллиятләреннән, Лениногорски һәм Тәтеш музыка-сәнгать училищеларыннан барлыгы 7 дуэт катнаша. Республикакүләм чарада исә 11 дуэт чыгыш ясый. Бу - Казан, Арча, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Тәтеш, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск коллективлары.
«Вокаль дуэтлар» регионара бәйгесендә:
- кече төркем:
I урын - Валентина Осипова, Гөлназ Мостафина, Лениногорск;
II урын - Язиля Мөхәммәтова, Диана Титова, Яр Чаллы.
- өлкән төркем:
I урын - Регина Гайнетдинова, Ландыш Сәүбәнова, Яр Чаллы;
II урын - Регина Билалова, Дарья Юртаева, Лениногорск;
III урын - Айгөл Латыйпова, Резеда Кәримова, Уфа.
«Күңелемдәге җырлар» республика бәйгесендә:
I урын - Рафаил Җәләлиев, Рамил Динмөхәммәтов, Арча;
II урын - Анастасия Кукаркина, Евгений Вахнин, Минзәлә; Рүзәл Ситдыйков, Евгений Стряпунин, Лениногорс;
III урын - Зөлфия Галиәкбәрова, Алсина Абүбәкерова, Тәтеш.