Татар мәгарифе порталы
8 Апрель, 2009 - 16:07
Казахстанның көнчыгышында урнашкан Җидепулат шәһәрендәге Татар иҗтимагый үзәгендә инде икенче ел татар телен өйрәтү дәресләре алып барыла. Бу дәресләр бушлай үткәрелә.
2007 елның көзендә Татар иҗтимагый үзәге татар теленә өйрәтү курслары оештыра, дип хәбәр тараткач, беренче мәлдә дәресләр бик күп кеше җыя алмаган иде. Ул чакта укучылар ун кешегә дә тулмады. Араларында балалар гына түгел, өлкән яшьтәгеләр дә бар иде.
Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре татар теле дәресләрен ачу турында электән хыялланып килде. Тик аңа финанс мөмкинлекләре җитмәде, чөнки шәһәр хакимияте ярдәмгә килергә теләмәде. Гомумән, соңгы елларда Казахстанның милли-мәдәни үзәкләренә җирле хакимият ягыннан матди ярдәм күрсәтелми диярлек. Хәлләр уңай якка үзгәрмәс тә кебек тоела. Шуңа да карамастан татар теле курслары эшләвен дәвам итә. Биредә хәзер 5 яшьтән алып 80 яшькәчә татарлар ана телен өйрәнә. Дәресләрне җәмәгать эшлеклесе Рауза Зарипова һәм балалар бакчасы тәрбиячесе Суфия Гөзәерова алып бара, алар укучыларны татарча укырга, язарга өйрәтә.
Бүгенге көндә Җидепулатта 11500 татар кешесе яши. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Гадбелхак Ахунҗанов җирле хакимият алдында милли үзәкләрнең мәгариф программаларын финанслау мәсьәләсен күтәрергә җыена. Моңа сәбәп тә бар: татар теленә кызыксыну көннән-көн арта, дәрескә йөрүчеләр арасында яшьләр инде күпчелекне тәшкил итә. Хәтта немец, казах, руслар да татар телен белергә тели икән.
Чыганак: www.intertat.ru