Татар мәгарифе порталы
Узган атна ахырында Яр Чаллы педагогия көллияте балалар һәм үсмерләр иҗатының “Музыкаль салават күпере” исемле республика фестивален уздыру мәйданына әверелде. Әйтергә, кирәк чара беренче ел гына үткәрелми. Аның инде 4 еллык тарихы бар. Елдан-ел фестивальдә катнашучылар географиясе дә киңәя. Быел ярышта Яр Чаллы, Казан, Сарман, Мамадыш, Зәй, Норлат, Минзәлә, Арча, Балык Бистәсе мәктәпләреннән һәм өстәмә белем бирү оешмаларыннан барлыгы 160 бала катнашкан.
Номинацияләрне саныйк. Алар:
• вокал (соло һәм ансамбльләр): академик җырлау, эстрада, халык җыры.
• Уен коралларда чыгыш ясау (соло һәм ансамбльләр): фортепиано, халык уен кораллары, кыллы музыка һәм аерым тынлы уен кораллары.
Фестиваль яшь буын музыкантларын барлау, аларның сәләтен үстерү, яңа үрләр яуларга стимул бирү максатыннан оештырылган. Шулай ук музыка уку йортларының булачак абитуриентларын барлау, коллектив җитәкчеләре һәм педагогларына тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудыру, аларның һөнәри осталыкларын үстерү дә каралган.
Төрле номинацияләрдә лауреат исеменә 22 кеше лаек була, ә 23 укучы дипломант исемен ала. Жюри әгъзаларына аеруча Казанның 1нче, 3нче, 6нчы һәм 7нче музыка мәктәпләре, Яр Чаллы шәһәренең “Огниво” исемле 16нчы балалар иҗат үзәге, Мамадыш, Сарман, Казан, Минзәлә, Түбән Кама һәм Әгерҗе өстәмә белем бирү оешмаларының коллективларын ошата.