Татар мәгарифе порталы
13 Апрель, 2009 - 17:34
Югары уку йортларына кабул итү имтиханнары булган БДИга альтернатива кирәк. Санкт-Петербург дәүләт педагогия университетының комплекслы куркынычсызлык факулЬтеты деканы Константин Дубаренко шундый фикердә.
Декан фикеренчә, яңалыкны (безнең очракта бу БДИ) беркайчан да камил һәм тиз эшләп булмый. Кимчелекләр һәрвакыт табылачак. Бердәм дәүләт имтиханының да тискәре яклары бар. Югары уку йортларына керергә уйлаган абитериантларга БДИ ясалма киртәләр куя. Теге яки бу белгечлеккә кергән укучылар өстәмә имтиханнар тапшырырга тиеш. 1нче мартта Россиянең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да нинди имтиханнар тапшырачагын ачыклап бетерергә бурычлы иде. Булачак һөнәрен шулай ялт кына билгели алдымы икән укучылар? Калаларда, район үзәкләрендә яшәүче кызлар-егетләр әти-әниләре ярдәме белән бәлки кирәкле имтиханнарны сайлый алгандыр да. Ә авыл җирлегендә яшәүче чыгарылыш сыйныф укучылары? Алар йөзләгән һөнәр, уку йорты, белгечлек арасыннан берсен ничек сайлый? Тиз арада чыгарылыш имтиханнарына ничек әзерләнеп өлгерә? Деканны шушы сорауларга җавап кызыксындыра.
Чыганак: www.5ballov.ru