Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бу очрашу өчен бер төркем татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең өлкә Губернаторына, өлкә Думасына, Россия Президентына, Дәүләт Думасына, Татарстан Республикасы Президентына, Бөтендөнья татар конгрессына юллаган мөрәҗәгате сәбәпче булды.
Ул мөрәҗәгатьтә сүз асылда себер татарларының азсанлы төп халык статусын ала алмый интегүе, төп халык буларак хокуклары бозылуы, ана теленең югалып баруы, саз якларында калган себер татарлары авылларында яшәүчеләрнең табигать байлыкларына булган хокуклары кысыла баруы турында иде, Дәүләт Думасының туган телләрне укытырга мөмкинлек биргән төбәк компонентын юкка чыгаруына ризасызлык та белдерелеп, бу мәсьәләнең уңай хәл ителүенә бәйле үтенеч тә белдерелгән иде.
Әлеге хат-мөрәҗәгать өлкә Мәгариф һәм фән департаментына тикшерү өчен, югарыдан төшерелгән.
Кичә генә Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Ирина Лысакова, департаментның милли мәгариф кураторы Ольга Гроо, Төбәк мәгарифен үстерү институтының проректоры Наталья Миловановалар әлеге мөрәҗәгатькә имзаларын куйган кешеләрне чакырып, алар белән әңгәмә кордылар.
Тубыллылар килә алмаганнар иде, төмәнлеләр генә катнашты очрашуда, алар арасында имза куеп өлгермәгәннәр дә бар иде. Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, шул ук университетның доценты Максим Сәгыйдуллин, Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Сания Насыйбуллина, себер татарлары милли хәрәкәте лидеры Әнәс Гаитов, Төмән шәһәренең “Этнос” балалар үзәге директоры Венера Хәйруллина, өлкә татарлары Конгрессы каршында оешкан нәшрият үзәге җитәкчесе Бәхтияр Агишев, Төмән шәһәре татарларының “Бердәмлек” милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Бибинур Сабирова һәм милли эшләр комитеты хезмәткәре Рифкать Насыйбуллин катнашты очрашуда.
Әңгәмәнең башында мәгариф җитәкчеләре Россия Федерациясенең мәгариф турындагы канунына таянып, соңгы елларда күп кенә татар мәктәпләренең ябылуын (оптимальләштерү чорында 62 татар мәктәбе ябылган) балаларны яхшырак шартларга күчереп, алар турында кайгырту итеп күрсәтергә, кайбер саф татар авылларында һәм 50 проценттан артык укучылар санын татар балалары тәшкил иткән мәктәпләрдә, ябылган татар мәктәпләре укучылары күчерелгән мәктәпләрдә татар теленең укытылмавын ата-аналарның теләгенә сылтарга тырыштылар. Шәһәрләрдә милли уку йортлары ачылмау да ата-аналар теләгенә сылтанылды.
Тормыштан алынып күрсәтелгән мисаллар белән дәлилләп, очрашуда катнашучылар хуҗаларның позициясен бераз какшаткандай булды булуын, түрәләр тәкъдимнәрне дә кабул иткәндәй булдылар.
Хәнисә ханым Алишина Төмәндә себер татарлары теле һәм фольклоры фәнни-эзләнү институты, Төмән дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә татар бүлеге ачу, Төмән районының Манҗел авылы мәктәбен милли мәгариф буенча база мәктәбенә әверелдереп, заманча матди-техник база белән ныгыту, Төбәк мәгарифен үстерү институтының тел һәм әдәбият буенча югары уку йортлары белән эшчәнлеген җәелдерү турындагы тәкъдимнәрен җиткерде. Венера Хәйруллина әлегә кадәр мәгариф Идарәсенә караган “Этнос” балалар үзәгенең мәдәният комитетына күчерелүенең мәктәпләрдә туган телләрне балаларга өйрәтүне түгәрәкләр рәвешендә оештыруга зыян китерүе турында сөйләде.
Бер уйлаганда, бу Үзәкнең мәдәният системасына күчерелүе уңай күренеш итеп кабул ителергә тиеш, диделәр очрашуда катнашучылар, югыйсә андый түгәрәкләрдә генә балаларны туган телле итеп тәрбияләп булмый. Алай гына да түгел, Төмән шәһәренең мәгариф Идарәсе “Этнос” үзәге аша туган телләр өйрәнелә дип, татар җәмәгатьчелегенең этно-мәдәни компонентлы мәктәп я гимназия ачу үтенечен кире кагып килде.
Максим Сәгыйдуллин белән Бәхтияр Агишев Сания Насыйбуллина ун еллап элек төзегән себер татар телендәге “Әлиппа”ны яхшы кәгазьдә төсле, югары сыйфатлы итеп чыгару өчен финанс ярдәме бирелү үтенече белән чыктылар. Сания ханым үзе ул “Әлиппа” буенча балаларны укытырга теләк белдерүче мәктәп табылуына шик белдерде, шуның белән ябылды бу сорау.
Себер татар телен торгызу өчен көрәшкә үзенең гомерен диярлек багышлаган Әнәс Гаитов бу очрашуда мәктәпләрдә әдәби тел өйрәтелү тукталмаска, Татарстан әзерләп чыгарган дәреслекләрдән файдаланырга кирәклегенә аеруча басым ясап әйтте, күпчелек аның фикере белән килеште.
Төмән шәһәрендә татар гимназиясе ачу тәкъдименә карата мәгариф җитәкчеләренең фикере уңай якка ачык яңгырамады. Ачыгыз, нигә ачмыйсыз, дип башлаган сүзләрен алар фикер алышу нәтиҗәсендә бу мәсьәләне хәл итү юлларын карарга кирәк, дигән нәтиҗә белән тәмамларга мәҗбүр булдылар.
Төбәк мәгарифен үстерү институты каршындагы милли мәгариф лабораториясенең язмышы белән кызыксынып сорау биргәч, Наталья Милованова сүзне тизрәк башка юнәлешкә борырга тырышты, ул лаборатория үзгәртелә, дип кенә чикләде җавабын.
Билгеле ки, ул лабораториянең доценты, филология фәннәре кандидаты Сания Насыйбуллинаның яше җитү сылтавы белән “кыскартылып”, эштә хезмәт хакы ставкасының ниндидер өлешенә генә калдырылганы билгеле, тик Сания ханым үзе бу турыда берни дә әйтми тора әлегә.
Мәгариф һәм фән департаментында милли мәгариф буенча татар телен белгән белгеч эшләргә тиеш, дигән таләп куючылар да булды, әмма күпчелек бу урында тәҗрибәле укытучы, эштә татар телен яклавы белән танылып өлгергән Ольга Грооның булуы җитәкчеләргә ярарга тырышучы, үз туган телен яклаудан курка торган татар булуына караганда яхшырак (андый хәлләр булды инде), дигән фикердән чыгып, Ольга Федоровна Грооның үз урынында калуына теләктәшлек белдерде.
Очрашуның ахырына таба ике арада аңлашу табылгандай булды, әмма очрашуда яңгыраган тәкъдимнәрнең гамәлгә ашуына ышаныч тумады. Шик- шөбһәләр өчен сәбәпләр җитәрлек.
Идарә органнары җитәкчеләре белән татар җәмәгатьчелегенең менә мондый үтенечләр белән очрашулары соңгы 20 ел дәвамында бара, әмма боз урыныннан кузгалмый. Ирина Лысакова сөйләшүнең башында ук, татар гимназиясе өчен аерым бина бирелмәячәк, дигән сүз ычкындырды. Аның фикеренчә, татар балаларын аерым уку йортына җыеп, җәмгыятьтән аерырга ярамый, татарлар компактлы яшәгән микрорайоннарда рус мәктәпләрендә параллель татар сыйныфлары ачарга була, әмма Ирина ханымның бу фикерендә бернинди дә яңалык юк, ике дистә ел дәвамында чәйнәлгән нәрсә бу. Төмәндә ачылып каралды инде андый параллель сыйныфлар, тик милли мәгариф өчен тиешле база, укытучылар коллективы булдырылмаган, бу эшне директоры кирәкмәгән өстәмә йөк итеп караган мәктәпләрдә андый сыйныфлар гомерле булмады. Мондый уңышсызлыклар татарлар арасында, безнең төбәктә милли гимназия була алмый, дигән фикер тудырып кына калды.
Бу очрашуда да татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең күпчелеге аерым кешеләрнең, татар гимназиясе өчен аерым бина булырга тиеш, дигән фикеренә төпле теләктәшлек белдермәде, аерым бина гимназия кадәр гимназия ачу өчен төп шарт икәнен аңлый алмавын күрсәтте. 20 нче гасыр башында Кырынкүл дигән татар авылында салынган кечкенә генә мәчет бинасында эшләүче этно-мәдәни компонентлы 52 нче мәктәпне гимназиягә әверелдерү фикере белән дә килештеләр алар. Яңа бина салыныр, имеш. Ул авылда мәктәп өчен яңа бина салдыру мәсьәләсе дистә еллар буе куелып, каралып килә, әмма хәл ителми, хәл ителгән очракта да, аны төзеп чыгу өчен тагын берничә ел вакыт кирәк булачак. Аңа кадәр баласын татар уку йортында укытырга теләк белдерүче булыр, дип, һич ышанып булмый.
Бу юлы да һәрвакыттагыча килеп чыкты бугай: татар үзенең милли үсеше өчен идарә органнарыннан нидер сораган да була, әмма кечкенә генә ташламаларга риза булып, отыла, теләгенә ирешми кала.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru