ЯЗУЧЫЛАРЫБЫЗНЫҢ МӘГЪНӘЛЕ ФИКЕРЛӘРЕ (ФӘНИС ЯРУЛЛИН)
Вакыт елгасы безнең йөрәкләребез аша ага. Телибезме-юкмы, бу елганың агымы безне бөтереп ала да әле тирән упкыннарга алып кереп китә, әле биек ярга чыгарып ыргыта. Без бәргәләнәбез, чәбәләнәбез, бу агымнан ирекле булырга тырышабыз, әмма күпме генә көчәнмик, барыбер көннең сулышы тыннарыбызга каплана, дулкыннары күкрәкләребезгә китереп бәрә.
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| Фикерләр.doc | 42 Кб |