АЛЬПИНИСТ ҮРМӘКҮЧЛӘР

Автор(лар): 
- билгесез -
Нәшрият: 
Татарстан китап нәшрияты

Без могҗизаларга бай чорда яшибез. Кешелек тарихы 35000 ел белән исәпләнелсә дә, иң зур техник ачышлар бары тик соңгы 100-200 ел дәверендә генә ясала. Беренче эчке янулы двигательне 1860 елда Бельгия инженеры Этьенн Ленуар уйлап таба һәм арбага урнаштыра. Шулай итеп, беренче автомобиль барлыкка килә. Абыйлы-энеле Райтлар төзегән очкыч 1903 елда уңышлы очышын башкара.
Хәзерге чорда кеше берничә сәгать эчендә Җир шарының теләсә кайсы ноктасына эләгә ала. 1875 елда америкалы Александер Грейам Белл тарафыннан телефон уйлап табыла. Кем әйтмешли, без хәзер «чабата»ны яки кәрәзле телефонны колак янына китереп, әллә ничә чакрым ераклыкта булган туганыбыз яки дустыбыз белән аралаша алабыз. Мондый ачышларның исемлеген дәвам итәргә була, моның өчен аерым бер китап язарга кирәктер. Әмма сүз башка мәсьәлә турында. Ничек инде кешеләр 350 гасырдан артык көн күреп, могҗизалы ачышлар бары тик соңгы 100-200 елда гына ясалган?
Миңа калса, бу мәсьәләгә карата җавап бик тирәндә ятмый. Сернең ачкычы шунда ки, кешеләр белем туплап, ниһаять, фикер йөртергә өйрәнә киләләр. Димәк, баш миен эшләтә белүче, сорауларга дөрес һәм тиз җавап таба алучы гына замананың алгы сызыгында була ала. Әйе, мускулларны ныгыту өчен физзарядка кирәк булган кебек, баш миенә дә күнегүләр кирәк.
Әлеге китапта мондый күнегүләр тагын да кызыграк, нәфисрәк формада – шигырьләр рәвешендә бирелә. Шигырьләр эчендә табышмаклар, башваткычлар һәм төрле ребуслар яшерелгән. Китапта алар катлаулылыгы үсә бару тәртибендә урнаштырылган. Беренче шигырьдә бирелгән табышмакны чиштең исә, син бер имтиханны тапшырдың дигән сүз. Димәк, син тагын да акыллырак булдың һәм тагын да катлаулырак мәсьәләдән курыкмыйсың инде. Алда сине янә яңа ачышлар көтә. Уңышлар телим сиңа, укучым!

Ринат Нуруллин