ИЛДАР ЮЗЕЕВ
Сүз башы урынына
Чын мәгънәсендә халык шагыйре
Шигърият — кешенең рухи халәтеннән, акылыннан һәм җаныннан туа торган бер могҗиза ул. Шагыйрь яшәешнең без тоймаган, без игътибар итмәгән серләрен ачып бирә. «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән», — дип юкка гына әйтелмәгән. Илдар Юзеевның сокландыргыч иҗаты әлеге фикерне тулысынча дәлилләп тора дип саныйм. Аның әсәрләре — шигырьме ул, лирик поэмамы, драма әсәреме яисә аның сүзләренә язылган җырмы — һәрчак күңел түренә үтеп керә, дөньяга яңача карарга, аны тирәнрәк аңларга мәҗбүр итә. Юморы мәгънәле, фикерләре зирәк, иҗаты эчкерсез аның. Укучыны көлдерә дә, елата да, җырлата да һәм, иң мөһиме, уйлата. Халык аны шуның өчен ярата һәм хөрмәт итә. Иң күп укылучы китапларның Илдар Юзеевныкы булуы барыбызга да мәгълүм.
Татар әдәбиятында бөек Тукай традицияләрен лаеклы дәвам итүче шагыйрь буларак, Илдар Юзеев яшь иҗатчыларның тәҗрибәле остазы да иде. Телгә, сүзгә сакчыл мөнәсәбәте белән татар теленең бар матурлыгын, байлыгын, моңын киләчәк буыннарга җиткерү миссиясен дә үтәде ул.
Илдар Юзеев иҗатының минем күңелемдә үз урыны бар дияр идем. Авылдан Казанга килеп укый башлаган елларда аның «Таныш моңнар»ы килеп чыкты. Без, авыл егетләре, аны кат-кат укып, радиодан тыңлап, авылны сагына идек, һәрберебез үз «Резидәкәен» исенә төшерә иде. Шул чаклардан алып Илдар Юзеевның һәр яңа әсәре күңелнең әнә шундый хиссиятле агымына кушыла барды. Заманында Сибгат Хәкимнең Илдар Юзеев турында әйткән сүзе дә хәтердә. «Туфан китә, ярый әле Илдар кала», дигән иде ул. Бу бик зур бәһа!
Илдар Юзеев — тормыштагы һәр күренешкә, һәр вакыйгага үз карашы, үз бәясе булган, язмыш авырлыкларына бирешмичә, иҗади кыйбласына тугры калган тыйнак шәхес — чын мәгънәсендә халык шагыйре.
Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шәймиев
