Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанга эшлекле сәфәргә килгән Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко узган атна ахырында Казан дәүләт технология университетында Татарстан Республикасы Ректорлар советы утырышында катнашты һәм әлеге югары уку йортлары студентлары белән очрашты. Аны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан дәүләт университеты ректоры – Татарстан Республикасы Ректорлар Советы рәисе Мәкъзүм Сәлахов һәм Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов озатып йөрде.
Андрей Фурсенко Татарстан Республикасы белем бирү системасына Россиядә иң прогрессив дип бәя бирде. Аңа республиканың теге яки бу югары уку йортларының филиалларын ябарга батырчылык итү бик ошаган.
Татарстанда урнашкан югары уку йортлары ректорларын нәрсә борчый дигәндә, аларның һәрберсенең проблемасы. Мәсәлән, Казан дәүләт техник университет ректоры Юрий Гортышев тулай торак төзү өчен откан грантның федераль үзәктән кайчан килүе белән кызыксынса, ТИСБИ ректоры Нелли Прусс инвалид балаларны укыткан бюджеттан акча алып булу-булмауны белешә, Яр Чаллы педагогика институты ректоры Фәйрүзә Мостафина яңа буенча белем стандартларын кертү югары уку йортлары педагоглары эшендә ничек чагылыш табачагын аңлатып бирүне үтенә.
А. Фурсенко, ректорларның сорауларына җавап биреп, әлегә яңа төзелешләр һәм нанотехнологияләр үзәкләрен булдыру буенча эшләрнең тукталып торганлыгын хәбәр итте. Аның җавабыннан ТИСБИның инвалид балаларны укыткан өчен бюджеттан акча ала алмавы билгеле булды. Чөнки коммерция нигезендә эшләүче вузлар бюджеттан бүлеп бирелә торган грантларга дәгъва итә һәм бәйгеләрдә катнаша алмый икән.
Студентлар белән очрашу вакытында А.Фурсенко белгечлек сайлау, эшкә урнашу, берничә елдан ихтыяҗ зур булачак һөнәрләргә тукталды. Аның сүзләренчә, алга таба яшьләрне, теге яки бу белгечлекне үзләштергәннән соң, предприятиеләргә 1-2 елга эшкә урнаштыру, ягъни стажерлар системасын үстерү көтелә. “Ул шунда бу һөнәрне дөрес сайлаганмы-юкмы икәнлеген аңлый”, - диде федераль министр. “Хәзер гомер буе белем алырга кирәк. Иң мөһиме – югары белемнең нигезе тотрыклы булсын”, - дип саный ул.
Андрей Фурсенко, сүзен дәвам итеп, бүгенге көндә югары уку йортларында бюджет урыннары мәсьәләсенә тукталды. Аның әйтүенчә, быел 1000 укучыга 420 бюджет урыны булачак. “Гуманитар юнәлештәге белгечлекләрне алучылар кирәгеннән артык. Өч елдан соң аларның берсе генә эш таба алачак. 2015 елга мәгълүмати технологияләр, логистика, транспорт, хезмәт күрсәтү кебек белгечлекләргә ихтыяҗ зур булачак”, - диде ул.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru