Татар мәгарифе порталы
Бүгенге көндә республикабызда дәүләт карамагындагы 86 фәнни үзәк һәм 39 югары уку йорты, 1300гә якын фәннәр докторы һәм 6 меңнән артык фәннәр кандидаты бар. Бу Татарстанның байлыгы дигән сүз бит. Әмма бу байлык тиешлечә кулланыламы, галимнәребезнең эшчәнлеге республикага файда китерәме?
Узган атнада Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең еллык җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров академиянең 2008 ел һәм 2009 ел башында ирешелгән уңышлары белән таныштырды. Ул билгеләгәнчә, хисап тоткан вакыт аралыгында төп көч «Татарстанның 2015 елга кадәр фәнни һәм инновацион эшчәнлек үсеше стратегиясе» тарафыннан билгеләнгән мәсьәләләрне тормышка ашыруга юнәлтелгән. Алар арасында аерым урынны республиканың фәнни потенциалы көндәшлеген үстерүне, фәнни мәктәпләрне саклап калу һәм аларның дәрәҗәсен күтәрүне әйтергә була.
Гомуми җыелышта катнашкан Татарстан Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин фәнгә, галимнәргә карата үз фикерен җиткерде. Аныңча, кризис шартларында галимнәр, фәнни институтлар, гомумән, Фәннәр академиясенең роле берничә тапкырга арта. «Без дәүләт хакимияте органнарын кризис шартларында да фәннең өстенлекле юнәлешләрен финанслау, ярдәм итү юлларын эзләргә этәреп, дөрес эшлибез. Бу безгә кризистан чыгарга булышачак һәм кризистан чыккач икътисадның прогрессив үсешен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», - диде үз чыгышында Дәүләт Советы башлыгы. Шул ук вакытта ул галимнәргә активрак булырга киңәш итте. Фән кризис шартларында үзен тагын да яхшырак күрсәтергә тиешлегенә басым ясады.
Чыганак: www.intertat.ru