Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәгариф” илкүләм проекты гамәлгә куелуны контрольдә тоту комиссиясенең “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның туклануын оештыруны камилләштерү” темасына багышланган күчмә утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының күчмә утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП вәкилләре Казан Идел буе районында мәктәп өчен кайнар аш әзерләүче фабрикада булды.
Сыртланова урамында урнашкан фабрика Казанда өченче һәм иң зуры булып тора. Бина 4 ай элек ремонтланган һәм җиһазланган. Чыгымнар 17 миллион сум тәшкил иткән. 25 миллион сумлык 203 җиһаз сатып алынган. Фабриканың проект егәрлеге – бер сменада 20 мең кайнар аш.
Кунаклар фабриканың берничә цехында булды һәм азык әзерләү технологиясе белән таныштылар. Фабрика директоры Нурия Садыйкова Казанның Идел буе, Вахитов һәм Совет районнарында урнашкан 48 мәктәпне кайнар аш белән тәэмин итүләре хакында сөйләде. Яңа схема буенча шәһәрнең барлыгы 92 мәктәбе укучылары кайнар аш белән сыйлана.
Кунаклар бу фабрикада әзерләнгән ашларны татып карагач, журналистлар белән үз тәэсирләрен бүлештеләр. “Без ашларның югары дәрәҗәдә, ә иң мөһиме сыйфатлы продуктлардан әзерләнүенә инандык. Безне ашларның республикада җитештерелгән продуктлардан әзерләнүе куандырды”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советының фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Искә төшереп үтәбез, конкурста җиңгән Россиянең 14 төбәгендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның туклануын оештыруны камилләштерү буенча сынау проектлары гамәлгә куелачак. Казан конкурста беренче урынны алды.
Делегация вәкилләре фабриканы карагач, Казан Идел буе районының 40нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә җыелды, анда “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә куелуны контрольдә тоту комиссиясенең утырышы була.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru