Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә Алабуга дәүләт педагогия университетында “Татар әдәбиятын өйрәнү һәм укыту” дигән исем астында бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Татарстан, Төмән, Тобол һәм Башкортстан төбәкләреннән килгән галимнәр һәм укытучылар катнашында узган әлеге җыен АДПУның татар әдәбияты кафедрасына 50 ел тулуга һәм галим, язучы, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллинның фәнни-әдәби эшчәнлегенә багышлап оештырылды.
Рус мохите хөкем сөргән Алабуга шәһәрендә урта мәктәпләр өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары хәзерли башлау 1939 елда биредә икееллык укытучылар институты ачылу чоры белән бәйле. 1943-1944 уку елында биредә татар, рус, чит телләр әдәбияты мөгаллимнәрен берләштергән филология факультеты төзелә. Кафедра мөдиренең эшен татар әдәбияты белгече Маһинур Фәйзуллина башлап җибәрә. 1944 елны кафедрага фронттан кайткан кырым-татар шагыйре Кәрим Рәшидов (әдәбия тәхәллүсе Кәрим Җаманаклы) эшкә килә һәм тиздән кафедрага җитәкчелек итә башлый. 1953-1954 уку елында укытучылар институты дүртьеллык дәүләт педагогика институты итеп үзгәртелә. Пединститут ачылганда ике белгечлек – физика-математика һәм филология – булып, татар теле, әдәбияты буенча да бер төркем студентлар кабул ителә, ә шушы фәннәрне укыткан мөгаллимнәр исә рус теле һәм әдәбияты кафедрасы составына кертеләләр. Мөстәкыйль татар теле һәм әдәбияты кафедрасы исә 1958 елда оеша. Дөресен әйтергә кирәк, гасыр башында нигездә рус купецларыннан торган әлеге шәһәрдә татар рухын булдыру, тирә-юнь авылларга татар теле укытучылары әзерләүдә һәм авыл-районнарда татар рухын саклап калуда әлеге уку йорты бик зур роль уйнаган.
Конференциянең төп өлешен егерме еллап гомерен Алабуга пединститутына биргән, унбиш елдан артык шушы уку йортында ректор вазифаларын башкарган филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, тәнкыйтьче һәм күренекле язучы Тәлгат Галиуллин иҗатын өйрәнүгә багышланган булуы да табигый килеп чыкты. Чарада аны узган ел билгеләп үткән юбилее белән котларга һәм аның иҗаты турындагы чыгышларны тыңларга шәһәр хакимияте вәкилләре дә, аның белән шушы уку йортында эшләгән мөгалиммнәр дә, Казан кунаклары да (Н.Хисамов, Ф.Хисамова, Д.Заһидуллина, Т.Гыйләҗев, Ә.Закирҗанов, Р.Сабиров һ.б.) Т.Галиуллинның элеккеге шәкертләре дә килгән иде. Әлбәәтә, иң төп бәяне һәм мөнәсәбәтне АДПУның бүгенге көндәге ректоры, тарих фәннәре докторы Айдар Кәлимуллин белдерде. “Үткәнебезне белмичә, бүгенгене һәм киләчәкне күзалдына китерергә мөмкин түгел. Кызганыч каршы, Алабуга – провинциаль шәһәр, шуңа да биредә төрле интригалар, каршылыклар һәрчак булып тора. Шуларны чишә-чишәме, әллә инде башка сәбпәләр бар идеме, без элеккебезне зурлый алмый идек. Тәлгат Галиуллинга багышлап шундый зур чара уздыру – данлы үткәнебезгә дә, зур галимнең, язучының үзенә дә ихтарм билгесе дип уйлыйм”, - диде ул, мин фәкыйрегез белән аралашканда.
Сүз уңаенда, ректорның коллегалары аны Галиуллинның үзе белән чагыштырырга яраталар икән. Тәлгат Нәби улы да 33 яшендә ректор булып эшли башлый, ул чакта СССР югары уку йортларындагы иң яшь җитәкчеләрнең берсе була. Ул Алабуга килгәндә биредә нибары өч факультет була, шунда эшләү дәверендә исә аларның саны тугызга җитә. Берничә тулай торак, студентлар өчен ашханә, матур табигать кочагында спорт лагеры ачыла. Аның чакыру буенча бирегә татарның бөек әдипләре – С.Хәким, Х.Туфан, Г.Ахунов, Ә.Еники, Җ.Фәйзи, Ш.Галиев, И.Юзиев һәм башкалар килеп йөри башлый. Күпчелеге рус халкы булган Алабуга шәһәре дә, педагогоия институты үзе дә тиз арада татар мәдәниятенең икенче үзәгенә әверелә. Кыскасы, эшләнгән эшләре бәяләп бетермәслек. 2004 елда филология факультетында эшли башлаган әдәби музейда элеккеге ректорга махсус бүлек багышлануы да биредәгеләрнең аңа булган җылы мөнәсәбәте турында сөйли.
Чыганак: www.intertat.ru