Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов катнашында җыелыш узды. Сүз мәҗбүри фәннәрдән БДИны “икеле”гә биргән укучыларның язмышы турында бара. Билгеле булганча, тиешле күләмдә баллар җыя алмаган чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәпне тәмамлау турында аттестат бирелми, алар справка белән генә чыгып китәргә мәҗбүр. Мондый кызлар-малайлар укуларын дәвам итеп, һөнәр дә ала алмаячак.
Былтыр БДИны Татарстан укучыларының өчтән бер өлеше тапшыра алмый. Кайбер фаразлар буенча быел бу сан 3-4 мең булырга мөмкин.
“Чынлыкта ике мәҗбүри фәнне дә “икеле” билгесенә биргән очракта гына проблемалар башлана. Укучыга справка бирәләр, аңа белемен дәвам итү юллары ябыла”, - дип аңлатты Альберт Гыйлметдинов. – Шулай да Татарстанда кайбер башлангыч һөнәри белем бирү оешмалары һәм барлык урта һөнәри белем бирүче уку йортлары 9 сыйныф белемле укучыларны кабул итәчәк. Димәк, елын әрәм итеп мондый укучылар укуларын дәвам итә ала”.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, тагын бер юл бар. Мондый укучылар башлангыч һөнәри белем бирү оешмалары базасында һөнәри белгечлекләр буенча әзерлек алырга мөмкин. Стимул да зур: әлеге укучылар киләсе елда БДИны тапшырыр өчен бушлай әзерлек үтәчәк.