Водевиль остасы – ХӘЙ ВАХИТ

60-70 елларда татар сәхнәсен яңа бер баскычка күтәргән әсәрләр белән баетучы драматурглардан берсе Хәй Вахит булды. Сугыштан соңгы еллар татар драматургиясен торгынлыктан чыгару эшенә ул җитди өлеш кертте. Х.Вахит милли драматургияне җанлы сюжетлы, кызыклы, вакыйгалы, ачык билгеләнгән характерлы әсәрләр белән баетты, заман темаларын һәм проблемаларын сәхнәгә чыгаруда оригинальлек күрсәтте.

Ул үзеннән соң иҗатка килгән Туфан Миңнуллин һәм Аяз Гыйләҗевләр буыны өчен җирлек, тамашачыны җитди рухлы һәм тирән фикерле пьесаларны кабул итәргә хәзерләде.

Беркетелгән файлКүләмеХитларСоңгы йөкләү
Хәй Вахит.doc115.5 Кб 3181 көн 17 сәгать элек