СУ АНАСЫ

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;

Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Беркетелгән файлКүләме
Су анасы.doc31.5 Кб
Су анасы.mp3 (шигырьне Илдус Әхмәтҗанов укый)3.95 Мб