Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казанның Авиатөзелеш районында яңа 33 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче әлеге мәктәп урнашкан микрорайонда социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлар күпчелекне тәшкил итә. Укучыларны һәм педагогларны, ата-аналарны 1 сентябрь – Белем көне белән белән котларга республиканың рәсми затлары – ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Авиатөзелеш районы башлыгы Сергей Батин, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин килде.
Тантанада Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бөтен ил бүген Белем көнен бәйрәм итә. “Без барыбыз да әлеге бәйрәмгә әзерләндек. Быел бу уку йорты бусагасын 120 беренче сыйныф укучысы атлап керә, монда барлыгы 600 йөздән артык бала белем алачак. Республикада бүген 400 меңнән артык укучы яңадан парталар артына утыра. Алар белән бергә 50 меңгә якын педагог эшкә керешә”, - диде спикер.
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанда яңа ачылган мәктәпләрнең саны артуы шатландыра. “Сез инде ТР Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең мәгариф һәм укытучыларның абруен күтәрүгә корылган “Киләчәк” дип аталган яңа программаны тормышка ашыру турында карар кабул итүен беләсез. Ул республика бюджетыннан зур чыгымнар таләп итәчәк. Бу программа укытучының җәмгыятьтәге дәрәҗәсен күтәрү белән бәйле булачак. Без кризис булуга карамастан, “Киләчәк” программасын эшләүгә җитди рәвештә тотындык”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Һәм, бәйрәм белән котлап, укучыларга белем алуда – тырышлык һәм үҗәтлек, укытучыларга эшләрендә – түземлелек, ата-аналарга балаларының иң яхшы укучы булуын теләде. 33 нче мәктәп коллективына интерактив-программа җиһазлары сатып алу алу өчен сертификат һәм “Бердәм Россия” партиясе исеменнән туплар һәм 100 мең сумга сертификат тапшырды.
Яңа ачылган 33 нче мәктәп тулы көн эшләячәк, анда белем алу һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Әлеге уку йортының үзенчәлеге шунда: ул чит телләрне, инглиз теленнән кала - испан, француз һәм кытай телләрен өйрәтүгә йөз тота. Төгәл фәннәргә сәләтле балалар өчен информатиканы тирәнтен үзләштерерлек сыйныфлар төзеләчәк. Биредә шулай ук эшче һөнәрләрен өйрәтерлек слесарь, столяр, кулинария һәм кул эшләре кабинетлары бар. Сәнгать белән кызыксынган укучылар өчен берничә телдә эшчәнлек алып баручы театр студияләре булдырылган. Укучылар шулай ук заманча җиһазландырылган китапханә, югары тизлекле интернет-кафе, мәктәп телевидениесе, радио һәм типографиядән файдалана ала. Теге яки бу сәбәпләр аркасында парта артында утырып укый алмаган балалар, педагоглар белән дистанцияле элемтә аша аралашып, өйләрендә көн буена белем эстәү мөмкинлегенә ия.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru