ТӘНКЫЙТЬ - КИРӘКЛЕ ШӘЙДЕР
Кеше бер әсәрне болай өсттән генә укып чыккан вакытта, шул әсәрнең иң яхшы вә мәгънәле сәтырлары илә мәгънәсез вә биһудә сәтырларыны тәфрикъ итә алмыйдыр. Әгәр уртадан бер мөнтәкыйд чыгып, шул ук әсәрне иләктән сөзеп чыгарып, яхшысын бер якка, яманын бер якка аерып: «Иштә мөхәррирнең бу сәтырлары шулкадәр гүзәл вә лөзүмледер»; яки: «Бу сәтырларны, бу сәбәпкә бинаән, язмамыш улса гүзәл улыр иде»; яки: «Бу әсәр, бу сәбәпкә бинаән, асла матбугат галәменә чыкмамыш исә гүзәл улыр иде», — җөмләләре кеби сүзләр илә зарифанә вә битарафанә тәнкыйть итсә, табигыйдер ки, бу мөнтәкыйднең тәнкыйте дә әсәрне укымыш адәмнәрнең нәзарына тәсадеф итәчәктер.
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| Тәнкыйть - кирәкле шәйдер.doc | 36.5 Кб |
- Иҗат итү чоры:
- Сыйныф:
- Әдәби мирас тибы: