Татар мәгарифе порталы
Сүзләрнең моңарчы дөрес булмаган формаларын кулланышка керттеләр дигән хәбәрләр күп булды. “Кофе” сүзен мужской родта куллану, “йогурт” сүзендә басымны икенче иҗеккә төшерү – яңа басылган сүзлекләрдә бу норма. Ләкин Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, яңа нормалар мәктәпләрдә кулланылмаячак. Соңгылары түрәләргә һәм җәмәгать эшлекләренә дип чыгарылган. Бу турыда Мәгарифтә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Реморенко хәбәр итә.
“Гомуми белем бирү оешмаларында тикшерү узган дәреслекләр генә кулланыла. Аларда “Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде” дигән махсус тамга (гриф) куела”, - диде Реморенко.
Хәзерге рус әдәби теле нормаларын үз эченә алган яңа сүзлекләр исемлеге (барлыгы дүрт сүзлек) Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланып, 1нче сентябрьдән кулланышка кергән иде (http://belem.ru/node/1885). Ләкин дистәләгән еллар норма саналган сүзләрне башка төрле итеп язу, уку... зур бәхәсләр уяткан.
Хәзер “выпить крепкого кофе”, “пока” сүзе урынына “чао” куллану норма санала. Ә “договОр” һәм “дОговор”, “йОгурт” һәм “йогУрт” формаларының икесе дә дөрес була. Ләкин, тагын бер кат ассызыклыйбыз, алар мәктәпләрдә куллану өчен каралмаган.
Шулай да кайбер сүзләрнең яңача яңгырашында мантыйк бар кебек. Ник дигәндә, “йогурт” сүзе безгә төрек теленнән кергән, татар телендә дә бу сүзгә басым нәкъ менә икенче иҗеккә төшә. Без дә “йогурт” түгел, “йогЫрт” дибез.