Татар мәгарифе порталы
18 Сентябрь, 2009 - 12:26
2009-2010 елларда Россия мәгариф күзәтчелеге 200гә якын югары уку йорты филиалын ябачак. Сыйфатсыз белгечләр әзерләп көн күрүче яисә “диплом бирү пунктларына” әверелгән филиалар санын кыскарту проблемасы түрәләрне күптән борчый.
2009 елның беренче яртыеллыгында 50 филиал ябылган. Алдагы елда 36 филиал, 2007 елда исә 21 филиалны япканнар. Мисал өчен, Россиянең төрле регионнарында Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетының берьюлы 10 филиалы һәм 39 вәкаләтлеге ябылган.
“Алар беренче чиратта сыйфатлы кадрлар әзерләүгә шартлары булмаган яисә регионда эшләүче уку йортларын кабатлаган филиаллар хисабына кыскарачак”, - диелгән ведомство пресс-релизында.
Бүгенге көдә Россиядә 1,077 мең филиал исәпләнә, аларда миллионнан артык студент белем ала. Уку йортларының мондый төре күбрәк Көньяк, Идел буе һәм Үзәк федераль округларда урнашкан. Билгеле булганча, тиешле шартларда һәм дәрәҗәдә белем алмаган студентлар киләчәктә эшсезләр армиясен тулыландыра.
Ләкин филиалларның бөтенесе дә ябылуга дучар ителмәячәк. 100гә якын филиалда меңнән артык студент укый, югары квалификацияле мөгаллимнәр эшли. Мондый уку йортларының үз укыту-лаборатория мәйданнары, тиешле җиһазлары бар. Чит илләрдә урнашкан филиаллар да зур ихтыяҗга ия. Андыйларның саны 70тән артык.