Татар мәгарифе порталы
“Байтик” балалар сәламәтләндерү лагеренда дүрт көн дәвамында активист кызлар-малайлар тәҗрибә уртаклашачак. Иртәгә сәгать 14:00дә “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” күчмә утырышының тантаналы ачышын уздырырга планлаштыра. Биредә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариевны көтәләр.
Совет утырышында республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән балалар оешмалары вәкилләре – барлыгы 130 кеше катнашачак. Кызлар-егетләр берничә төркемгә бүленә. Балалар оешмалары советы директоры Мария Ярина сүзләренә караганда, мондый бүленеш үсмерләрнең тәҗрибәсенә нигезләнеп эшләнә. Димәк, күптән түгел генә активист булган укучылар тәҗрибәлерәк коллегалары алдында каушап калмаячак.
Җыен программасы төрле чараларга бай. Биредә тренинглар да, социаль проектау, иҗтимагый оешмалар менеджменты, оратырлык осталыгы темаларына дәресләр дә, танылган Татарстан спортчылары белән очрашу да каралган.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, балалар оешмалары слетының төп чарасы “Үзидарә” блогы булачак. Чөнки Балалар оешмалары слетының 2010 елга эш планын шушында раслаячаклар. Әлеге блок кысаларында Советның 7 комитеты (экология, эшкуарлык, мәдәният, ММЧ, социаль яклау, ватанпәрвәрлек, сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм туризм) эше барачак, һәм Советның чираттагы рәисе сайлап куелачак.