Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Словакиядә гамәлгә кергән яңа тел кануны илдә яшәгән күпчелектәге славяннар белән азчылыктагы маҗар халкы арасында зур каршылык тудырa. Дунай елгасы белән Ваһ елгасы кисешкән Словакиянең Комарно шәһәрендә, зур Австро-Маҗар империясенең эзләрен әле дә күреп була. 40 мең кеше яшәгән калада, элита һәм буржуаз саналган халык катламы балаларың маҗар мәктәбенә җибәрә.
Словакия шәһәрендәге әлеге дәрәҗәле мәктәбендә укытучылардан алып балаларга кадәр барысы да маҗар телендә сөйләшә. Гомумән алганда, әлеге Словакия шәһәрендә маҗар теленең тәэсире көчле, словак телен исә бик сирәк ишетеп була.
Ләкин 1 сентябрьдән башлап мәктәп һәм дәүләт урыннарында, белдерү һәм чыгышлларда словак теле өстенлек бирелергә тиеш. Канунга каршы килгәннәрне исә, алга таба зур акча җәзасы көтә.
5 миллион 400 мең халкы булган Словакиядә ярты миллион маҗар халкы яши. Канунны "көчләп тагылган тел ассимиляциясе" буларак күргән маҗарлар, аның кеше хокукларына каршы килүен белдереп, хакимиятнең бу адымына каршы чыга.
Беренче дөнья сугышыннан соң, Австро-Маҗар дәүләте җимерелү белән чикләр үзгәрә. Шулай итеп, күп санда маҗар гаиләсе Словакия, Романия, Сербия һәм Хорватия җирләрендә кала. 18 миллион булган маҗар халкының саны 1920 елдагы килешү нигезендә, Маҗарстанда нибары 7 миллионга кала.
Протестлар артты
Еллар буена бер-берсенә ияләшкән һәм тыныч яшәгән ике милләт халкы арасында киеренкелек соңгы атналарда да дәвам итә. Сәясәтчеләрдән алып гади халыкка кадәр ике арада сүз талашы артты. Соңгы арада моңа көч куллану очраклары да өстәлә башлады.
Словакия маҗар партиясе һәм яңа тел канунына каршы чыккан маҗарлар белән бергә илдәге азчылык халыклар, "күпер хәрәкәте" дип аталган җыеннар оештырып, чик буендагы шәһәрләрдә үз шигарьләрен элә. Әйтик, "Милләтчеләк түгел, модерн җәмәгатьчелек кирәк" дигән шигарьләр тарала.
Дипломатик низаг
Словакия маҗарларның яңадан көчләнүеннән курка. Моның өчен сәбәп тә бар. Хәзерге словак җирләре әле бер гасыр элек югары Маҗарстан дип аталган һәм бу җирләр белән озак еллар маҗарлар идарә иткән. "Маҗарлар көньяк Словакияне үз җирләре дип атауны дәвам итә" дип зарлана Словакия президенты Иван Гашпорович.
Маҗар президенты Ласло Солйом, Словакия кабул иткән яңа тел канунын Европа Берлеге кыйммәтләренә һәм азчылыклар хокукын яклаган халыкара канунга туры килмәвен әйтеп, бу адымны маҗар теленең дәрәҗәсен кухня теле дәрәҗәсенә төшерү буларак атады.
Тел канунына каршы адым буларак хәзер Словакиядәге маҗар коалиция партиясе башлыгы Пал Чаки, бәхәсне Конгресста күтәрергә җыена. Ул бу канунны илдәге маҗар халкына каршы дискриминация дип атый.
Чыганак: www.azatliq.org