Татар мәгарифе порталы
15 окт 2009 - 11:16
Агымдагы елның 21 нче октябрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгарифне үстерү Институты белән берлектә “XXI гасыр башлангыч мәктәбе” исемле укыту-методик комплектында икенче буын стандартлары таләпләрен тормышка ашыру” темасына семинар уздырачак.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, семинарда “Вентана-Граф” нәшрият үзәгенең башлангыч мәгариф буенча методисты, педагогика фәннәре кандидаты Марина Викторовна Рожкова катнашачак.
Семинар программасында түбәндәге темалар бар:
- “XXI гасыр башлангыч мәктәбе” исемле укыту-методик комплектының икенче буын стандартлары таләпләрен тормышка ашыруга әзерлеге;
- Башлангыч гомуми белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәләре;
- Башлынгыч мәктәптә планлаштырылган нәтиҗәләрне үтәүгә бәя бирү һ.б.
Семинарга “XXI гасыр башлангыч мәктәбе” укыту-методик комплекты нигезендә эшләүче башлангыч сыйныф укытучылары, башлангыч белем өчен җаваплы методистлар һәм 2010/2011 уку елында 1 нче сыйныфларны укытачак мөгаллимнәр чакырыла.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Хат | 1.33 MB |