Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2010 елда математика фәненнән узачак Бердәм дәүләт имтиханы биремнәре база саналган һәм профильле өлешләрдән төзеләчәк. Бу турыда журналистларга Өзлексез математик белем бирү Мәскәү үзәге директоры, Мәскәү шәһәре ачык белем бирү институтының математика кафедрасы мөдире, математикадан контроль үлчәү материалларының (КИМнар) яңа моделе авторларының берсе Иван Ященко хәбәр итте.
"2010 елда математика биремнәрендә ике бүлек булачак – база һәм профильле. Беренчесе – барлык кеше өчен дә мәҗбүри, икенчесе – математика фәнен кабул итү имтиханы буларак тапшыручыларга ", - диде Ященко. Аның сүзләренә караганда, база өлешкә мәктәп программасыннан чагыштырмача җиңел биремнәр генә керәчәк. Профильле өлеш исә күпкә авыррак, ул югары уку йортлары таләпләренә туры килә.
2010 елда узачак БДИ биремнәре укучыларга аңлаешлырак булырга тиеш. Ященко әйтеп узуынча, биремнәр тормыштагы ситауцияләргә туры китереп төзеләчәк.
Шуны ассызыклап узарга кирәк, БДИ биремнәре үзгәрешләр кичерә дип, мәктәпләрдә математиканы укыту күләме кимемәячәк.
КИМнар үзгәреше җәмгыять белеме һәм тарих кебек фәннәргә дә кагылачак. Әйтик, 2010 елда җәмгыять белеменнән берничә вариант җавап тәкъдим ителгән биремнәрнең 20 проценты бетереләчәк. Тарих фәнендә дә 32 биремнән 27се генә калдырыла. Аның каравы катлаулы сораулар саны 11дән 15кә артачак.