Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Татарстан Республикасының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Франциянең Мәгариф һәм фән министрлыгы генераль инспекторы, Франция Хөкүмәтенең вәкиле Жерар Бруссуа белән очрашты.
Сүз Татарстан Республикасы белән Франциянең киләчәктәге хезмәттәшлеге: студентлар алмашы һәм “икеләтә диплом” программасын гамәлгә ашыруга әзерлек турында барды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Министрлык Кабинеты.
Сүз, шулай ук, безнең студентларны укыту өчен Франция укытучыларын чакыру турында да барган. Әлеге форма белән укыту чыгымнарны экономияләргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш студентларны Франциягә 3-4 айга стажировкага җибәрү дә каралган. Алга таба стажировканың вакыты озынайтылырга мөмкин.
Үз чиратында, Франция студентлары да Казан вузларына стажировкага киләчәкләр. Мондый укыту формасы икеләтә диплом алу программасын гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк дип ниятләнелә.
Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашуыннан соң, Жерар Бруссуа Казанда үткән “Алгарыш” пленар утырышында катнашкан. Үзенең чыгышында ул, Франциядә Мәгариф турында яңа закон кабул итәргә планлаштырылуы турында әйтеп узган. Әлеге диплом ярдәмендә Франциянең барлык вузлары да теләсә кайсы Европа илләрендә бәяләнер дип гоман ителә.
Исегезгә төшерәбез, Жерар Бруссуа белән хезмәттәшлек 1994 нче елда Казан дәүләт педагогика университеты (хәзерге ТДГПУ) һәм ИЮФМ педагогика университетлары арасында килешү төзелгәннән соң башланган. Әлеге килешү кысаларында университетлар ел саен студентларын һәм укытучыларын алмашалар.
Хезмәттәшлек инициативасы - Татарстан Хөкүмәтенеке.
Хәзерге вакытта Жерар Бруссуа катнашында ТДГПУ белән “Париж - Яңа Сорбонна” университетларының уртак укыту планы төзелгән.
- Караулар саны: 2451
- Бастыру