Дәрдемәнд

(1859—1921)

Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) үзе исән чагында, бу эш өчен чикләнмәгән мөмкинлекләре булса да, бер генә китабын да бастырмаган. XIX йөз ахыры - XX йөз башында Россиянең иң бай кешеләреннән һәм иң эре нәширләреннән берсе булган ул. Бер журналистның, кызыксынып, нигә шулай соң яза, матбугатта соң басыла башладыгыз, дигән соравына ул, рухи иреккә күтәрелер өчен матди иреккә ирешүгә байтак вакыт сарыф ителде, дип җавап биргән.
Дәрдемәнд, үзенең бертуган абыйсы белән бергә, Уралдагы берничә дистә алтын приискысының хуҗасы булган. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: татар шигъриятенең тагын бер классигы Мәҗит Гафури берникадәр вакыт бертуган Рәмиевләр приискысында алтын юучы булып эшләгән һәм бу турыда мәгълүм повестендә язып калдырган. Приискылар зур табыш китергән: табышның бер өлешен Рәмиевләр уку йортлары, мәчетләр тотуга һәм башка хәйрия максатларына биргәннәр. Шул елларда татар дөньясында иң абруйлылардан саналган «Вакыт» газеты һәм «Шура» журналының оештыручылары булып, аларны нәшер итүне дә үз өсләренә алганнар. Нәкъ менә шул басмаларда башта — сирәк-мирәк кенә, алга таба даими рәвештә «Дәрдемәнд» дип имзаланган шигырьләр күренә башлый. Берничә ел дәвамында редакиияләр дә, автор үзе дә псевдонимның серен ачмыйча, яшереп килгәннәр. Ни газет укучылар, ни әдәби җәмәгатьчелек «сагышлы» дигән мәгънәне аңлатучы бу псевдоним белән Россиянен иң имин язмышлы кешеләренең берсе язуын чамаламаганнар. Дәрдемәнд, мөгаен, шул рәвешле, укучыларның, язучылар даирәсенең һәм киң җәмәгатьчелекнең үз шигырьләренә мөнәсәбәтен, карашын белергә, җентекләп өйрәнергә ниятләгәндер. Ул, бары тик, шигырьләрнең укучылар тарафыннан кабул ителүен, башка авторларның әсәрләрендә үз шигырьләреннән өзекләр китерелүен күргәч кенә, псевдонимының серен ача.
Ә бу еллар — беренче рус революциясе еллары, җәмгыятьтә сәяси мавыгулар кайнаган чак. Ул мавыгулар шигърияткә дә — рус, татар һәм Россиянең башка халыклары шигъриятенә дә үтеп керде. Публицистика ул еллар шигъриятенең кан тибешенә, хәрәкәттә тотучы көчләрнең берсенә әйләнә, һәм менә шул җирлектә Дәрдемәнд шигыре сәяси тормыш ваклыкларыннан өстенлеге, фәлсәфи сабырлыгы, әйтеп бетермәү серлелеге белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Нәрсә бу? Чынбарлыктан аерылумы? Әллә гасырлар очрашкан чиктә төрле яклап кайнап торган вакыйгалардан авторның үзчикләнүеме яисә, асылда дөньяны үзгәртерлек җитди берни дә булмаячак, дигән какшамас ышанычы идеме? Һич юк. Шагыйрь боларның барысын да үзенең нечкә хисләргә бай йөрәге аша кичергән. Әмма, соклануларга төрмичә, бизәмичә, шактый тирән тамыр җибәргән шикләнүләр белән, такмаклы публицистикага салмыйча, бөтен халык тормышындагы кискен үзгәрешләр чорында җан һәм кеше язмышы турында шигъри уйланулар белән кичергән.
Кайбер тәнкыйтьчеләр, Дәрдемәнд бу елларда аптырап, каушап калган, дип язалар. Үз фикерләрен раслау өчен аның «Караб» шигырен мисалга китерәләр. Бу шигырьнең соңгы юлларында: «Кайсы юллар, Нинди упкын Тарта безне җан сорап?» — дигән сүзләр бар. Әмма шагыйрьнең безгә билгеле булган шул чордагы иҗаты, җәмгыятьнең прогрессив катлавы кебек үк, авторның да тормышта уңай, якты үзгәрешләр көтүе хакында сөйли. Ләкин, кара реакция башлангач, аның да бөтен өметләре, хыяллары чәлпәрәмә килеп юкка чыга. Ул елларда аның күңелендә ниләр булганын, нинди давыл уйнаганын хәзер әйтү кыен, әлбәттә, тик шигырьнең бер генә юлы да аның каушап, югалып калуын күрсәтми. Телгә алынган сорауга килгәндә, шуны искәртик, аңарда «Инде нәрсә эшләргә?», «Кая барып бәрелергә?» дигән мәгънәләр бармыни?
Дәрдемәнд 1917 ел революциясе көннәрендә дә, гражданнар сугышы елларында да — күпләр, чынлап та, ни эшләргә белмичә, башларын югалтып Россиядән качкан вакытта да югалып калмый. Ул үз Ватанында яшәп кала. Россиянең кайчандыр иң бай кешеләреннән булган һәм алтын приискыларын үз иреге белән, берни таләп итмичә дәүләткә тапшырган Дәрдемәнд 1921 ел ачлыгы «кочагында» 62 яшенә дә җитмичә дөнья куя.
Дәрдемәнднең иҗат мирасы күләме ягыннан әллә ни зур түгел — шигырьләре мең юлдан аз гына артыграк. Шуңа күрә, аның архивының берникадәр өлеше, гражданнар сугышы елларында урланып, чит илгә чыгарылган, дигән хәбәрләр күңелләрдә өмет уята һәм бу юнәлештә эзләнүләр алып бару теләген тудыра. Әмма иҗатының безгә билгеле булган өлеше генә дә татар әдәбияты өчен әйтеп бетергесез әһәмияткә ия һәм, һичшиксез, аның алтын сәхифәсен тәшкил итә.

ЧЫГАНАК: Ренат Харис. Агарган кыл. Дәрдемәнд. Шигырьләр. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1999. – 112 б.