Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан укучылары өчен ике фәннән Бөтенроссия олимпиадаларының региональ этаплары старт ала. Сүз икътисад һәм технология пердметлары турында бара.
Петровский бистәсендә урнашкан “Регина” кунакханәсе бинасында 29 нчы гыйнвар көнне берьюлы ике ярыш узачак. Икътисад буенча олимпиада бүген тәмамланачак та. 30 нчы гыйнварда исә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында беренчел нәтиҗәләр эленергә тиеш. Аны http://mon.tatar.ru/ сылтамасы буенча табарга мөмкин («Конкурсы, гранты/Олимпиады/Экономика»). 1 нче февраль көнне исә беренчел нәтиҗәләр канәгатьләндермәгән очракта, апелляциягә бирү мөмкинлеге тудырыла. Моның өчен түбәндәге адрес буенча килергә кирәк: Казан, Зайцев урамы, 17 нче йорт, Икътисад, идарә һәм хокук институты, 1 кат, икътисади теория кафедрасы.
Технология олимпиадасына килгәндә, 29 нчы гыйнвар көнне ярышның ике туры узачак. I тур – теоретик, ул, алда әйтелгәнчә, “Регина” кунакханәсендә үтә. II тур – практик. Соңгысы Казан шәһәре Мәскәү районының Мәктәпара укыту комбинатында узачак. Ләкин ярыш моның белән генә тәмамланмый. 30 нчы гыйнварга олимпиаданың III турын үткәрү планлаштырылган. Биредә катнашучыларның шәхси проектлары якланачак.
Февраль аеның беренче көнендә http://mon.tatar.ru/ (Конкурсы, олимпиады/ Олимпиады/ Технология) сылтамасы буенча инде беренчел нәтиҗәләр белән дә танышырга мөмкин булачак. Шул ук көнне апелляциягә бирергә мөмкин (Авиатөзелеш районы Мәктәпара укыту комбинаты, тел.: 571-04-43). 2се көнне апелляциянең үзе узачак.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Икътисад буенча олимпиаданың программасы.doc | 39.5 KB |
Технология буенча олимпиаданың программасы.doc | 46.5 KB |