Әмирхан Еники

(1909-2000)

Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев 1909 елның 2 мартында Башкортстанның Благовор таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1911 елда аларның гаиләсе моннан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның яшьлек еллары шушы төбәктә - Дим буенда үтә. Әтисе җир эше, сәүдә эше белән шөгыльләнгән. Әнисе бик сабыр, акыллы хатын була.

Әмирхан Еники кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксына һәм 1924 елда Ленинга багышлап шигырь дә язып карый. 1925 елның җәендә ул сәнгать мәктәбендә уку теләге белән Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. 1926 елда ул “Озын көн тыңлаганда” дигән хикәясен язып карый, ә Гомәр Гали бу хикәяне бастырып чыгарырга ярдәм итә. Шушы ук елны Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. 1927-1931 елларда Донбасста наданлык бетерү курсларында укыта, Казан мех фабрикасында эшли, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча, 1931-1933 еллар арасында Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында укый. Шуннан соң ул 1934-1941 елларда Казандагы җирле промышленность өлкәсендә техник укыту буенча методист булып, кинофикация трестында инструктор, бакудагы Азеркино студиясенең райондагы махсус вәкиле, Казанның икенче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә һәм Үзбәкстанның Маргелан шәһәрендәге мәктәпләрнең берсенә укытучы булып берәр-икешәр ел эшләп ала. 1941-1945 елларда Ватан сугышында катнаша.

Армиядән кайткач, Ә.Еники берникадәр вакыт “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында - әдәби хезмәткәр, Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950-1952 елларда казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елдан ул тулысы белән язучылык хезмәтенә күчә. Ул үзенең сугышка багышлап язылган хикәяләрендә үлемнең чиклеген тасфирлый. Кешедәге иң әһәмиятле нәрсәләргә: бөклек, батырлык, әхлакъ сыйфатларына басым ясый.

Ә.Еники үзенчәлекле язучы-рәссам буларак нигездә сугыш һәм сугыштан соңгы елларда формалаша. Аның "Бала" (1941), "Ана һәм кыз" (1942), "Бер генә сәгатькә" (1944), "Ялгыз каз" (1944), "Мәк чәчәге" (1944), "Кунакчыл дошман" (1945), "Тауларга карап" (1948), "Кем җырлады" (1956) кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып саналалар.

Ә.Еники иҗатында юмор-сатира, әдәби тәнкыйть, очерк, публицистика, мемуар жанры әсәрләре һәм әдәби тәрҗемәләр дә зур урын били.

Ә.Еники Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм "Почет билгесе" (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа "Юлчы" исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган "Повести и рассказы" (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.