Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Илкүләм тикшеренү университеты» статусын яуларга теләүчеләр арасында бәйге игълан итә. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, конкурска гаризалар 15 мартка кадәр кабул ителә.
Белүебезчә, беренче тапкыр мондый бәйге былтыр узган иде. Ул чакта «Илкүләм тикшеренү институты» категориясенә ия булу өчен 110 югары уку йорты дәгъва итте. Алар арасында ике Казан вузы да бар иде – Казан дәүләт техника университеты һәм Казан дәүләт технология университеты. Конкурс кагыйдәләре буенча һәр университет үз үсеш программасын тәкъдим итщргщ тиеш булды. Барлык проектлар да бәйсез экспертиза узды – икешәр эксперт, махсус эшләнгән методикага нигезләнеп, һәр заявкага бәя бирде. Киңәшләшү һәм яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә, җиңү яулаган 12 вуз билгеле булды. Аларга лаеклы рәвештә «Илкүләм тикшеренү университеты» категориясе бирелде. Җиңүчеләр рәтенә шул исәптән Казан дәүләт техника университеты да керде.
РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко сүзләренчә, быел «Илкүләм тикшеренү университеты» статусын тагын 10-15 югары уку йорты яуларга мөмкин. Ачык бәйгедә Россия Федерациясе карамагындагы федераль һәм илкүләм тикшеренү университеты булмаган университетлар катнаша ала. Моның өчен уку йортлары 2010-2019 елларда тормышка ашырылырга тиешле программаларын тәкъдим итәргә тиеш. Проектларның фән, технология, техника, икътисад тармакларын, социаль өлкәнең өстенлекле юнәлешләрен кадрлар белән тәэмин итү, җитештерү өлкәсенә яңа технологияләр кертү белән бәйле булуы шарт.
Җиңүчеләрнең программаларын финанслауга федераль бюджеттан 2010-2014 елларда 1,8 миллиард бүлеп биреләчәк. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акча уку-лаборатор һәм фәнни җиһазлар сатып алуга, үзенең фәнни-педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә, шулай ук уку программаларын эшләүгә, мәгълүмати ресурсларын үстерүгә, идарә итү һәм фәнни тикшеренү системасын камилләштерүгә тотыла ала.
«Илкүләм тикшеренү институты» категориясе РФ Хөкүмәте тарафыннан 10 елга бирелә. Әмма уку йортының программасы тормышка ашырылу чорында нәтиҗәле түгел дип табыла калса, университет бу исемен югалтырга да мөмкин.