Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бала, гадәттә, үзен-үзе якларга сәләтле түгел. Әмма һәрбер кеше кебек үк, баланың да шәхси хокуклары бар. Һәм аларның үтәлүенә-үтәлмәвенә аеруча игътибар бирелергә тиеш. Шуңа да иҗтимагый, дәүләт оешмаларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының гаилә һәм бала хокукларын яклаудагы роле темасы түгәрәк өстәлләрдә бик еш күтәрелә. Шушы көннәрдә генә бу мәсьәлә кабат ТР сәүдә-сәнәгать палатсында уздырылган сөйләшүнең үзәгендә булды.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча начальник урынбасары Татьяна Уксусникова сүзләренчә, соңгы елларда республикабызда яшүсмерләр катнашында кылынган җинаятьләр саны шактый кимегән. Әмма балигъ булмаганнарга мөнәсәбәттәге хокук бозулар исәбе елдан-ел арта бара икән. Узган елда гына үсмерләр 3223 җинаять корбаны булган, шулар арасында 7 - үтерү, 17 - авыр тән җәрәхәтләре алу, балаларга карата 100 мәрхәмәтсез мөнәсәбәт очрагы теркәлгән. Белүебезчә, 2009 елны балаларга мөнәсәбәттә җинаять кылулар өчен җәзалар катгыйлатылды. Әмма әлегә мондый чара балигъ булмаганнарга карата хокук бозулар санын киметмәгән.
Тәртип бозулар, җинаятьләр күп очракта кичке һәм төнге вакытта кылына. Шуңа да балаларны яклау максатыннан Россия президенты Дмитрий Медведев балаларның кичке вакытта урамда йөрүен чикләргә дигән тәкъдим ясады. Республикабызда әлеге закон проекты каралу стадиясендә. Үз вакытында бу тәкъдим бик тә негатив кабул ителгән иде. Кешеләр моны комендант сәгате кертү белән тиңләде. Әмма Татьяна Уксусникова сүзләренчә, әлеге закон балаларны яклау максатын күздә тота. Чөнки үсмерләрнең төнлә урамда йөрүе аларны җинять объекты итә.
Әмма мәсьәләнең бер ягын хәл итеп, аның икенче ягына игътибар итмичә мөмкин түгел. Үсмерләрнең бүген барыр урыннары юк. Шуңа да алар урамда булырга мәҗбүр. Бигрәк тә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең хәле авыр. Аларның түләүле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрергә мөмкинлеге юк. Төп проблема да шунда. Тиздән бу юнәлештә бер төркем чаралар күрелергә тиеш. Милициядә исәптә торган өлкән яшьтәге үсмерләрне бушлай хезмәт базарында соралган һөнәрләр һәм хәрби белгечлекләр буенча укыта башлаячаклар. Кечерәк яшьтәгеләр өчен исә спорт секцияләре оештыру турында карар кабул ителгән. Тренер составы өчен өстәмә ставкалар билгеләнәчәк һәм шуның исәбенә исәптә торучы һәр балага түләүсез спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге биреләчәк.
Түгәрәк өстәлдә катнашкан Экстрим-фактор клубы вәкилләре бу юнәлештә үз тәкъдимнәрен кертте. Алар берничә йортка педагог тәрбияче билгеләргә кирәк дигән фикердә тора. Ул балаларның буш вакытын оештыру, аларның төрле яклап үсеше өлкәсендә эшләр иде. Чыгымнарны исә квартира өчен түләү кәгазенә тагын бер графа өстәп каплап була диләр алар. Әмма чарага килүчеләр счет-фактураларда тагын бер чыгым маддәсе барлыкка килү җәмәгатьчелектә зур шау-шу кузгатачак дип шик белдерде.
Узган елның 1 сентябреннән Россия президенты Дмитрий Медведев бала хокуклары буенча вәкил вазифасы булдыру турындагы карар кабул итте. Бүген иде илебезнең 23 төбәгендә бу функцияләрне үтәүче кешеләр билгеләнгән. Татарстанда бу юнәлештәге эшчәнлек турында түгәрәк өстәлдә ТР Кеше хокуклары буенча вәкил Рәшит Вәгыйзов сөйләде. Аның сүзләренчә, бала хокуклары буенча вәкил вазыйфасы булдыру кирәклеге турында инде күптәннән әйтелгән. Әмма хакимият вәкилләре бала – ул кеше, димәк, аны да кеше хокуклары буенча вәкил кайгырта ала дип әйтеп килгәннәр. Илбашлыгы бала хокуклары буенча вәкил вазыйфасы булдыру карарын кабул иткәч, бу мәсьәләдә республикабызда да алга китеш булган. Бүген, Рәшит Вәгыйзов белдергәнчә, ике тәкъдим бар – бала хокуклары буенча вәкилне кеше хокуклары буенча вәкилнең урынбасары итеп билгеләү яки бала хокуклары буенча вәкилне бәйсез итү. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар икенче тәкъдимне кулайрак дип күрде.
Гомумән алганда дәүләт, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чараларының бала хокукларын яклау өлкәсендәге бәйләнеше бик сүлпән һәм аларны ныгытырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды. Түгәрәк өстәл барышында яңгыраган фикерләр резолюциядә чагылыш тапты.