Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казан Ратушасында “Елның иң яхшы укытучысы-2010” шәһәр конкурсы йомгаклары игълан ителеп, җиңүчеләр бүләкләнде.
Шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе карамагында барлыгы 30 меңләп педагог исәпләнә, шулардан мәктәпләрдә 17 меңләп укытучы һәм педагог эшли. Быелгы 20 нче юбилей конкурсында катнашу теләге белән 400дән артык укытучы гариза биргән булса (элеккеге елда 350 чамасы булган), район этапларында 90ы җиңүче буларак игълан ителгән.
Ратушадагы тантанага укытучы-педагогларны котларга килгән Казан мэры Илсур Метшин: “Казан конкурсының өч дистәдән артык номинанты белән бергә, үсеп килүче буынга белем бирү һәм чын кешеләр тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен республикабызның барлык дистә меңләгән укытучысы да лаек. Ел саен яңа исемнәр калкып чыга, конкурсның яңа юнәлешләре барлыкка килә. Ә мәгариф системасын реформалау буенча президент программасын без, укытучылар белән берлектә, уңай якка үзгәрешләр булырына зур ышаныч белән карыйбыз һәм бу һәр гаиләгә диярлек кагыла”, – дип белдерде, белем бирүдә генә түгел, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дә укытучыларның ярдәме зур булуын басым ясап әйтте.
Быел укытучылар конкурсы төп 8 номинация буенча бәяләнде. Моның өчен шәһәр туры 3 этапка бүлеп уздырылды: педагог дәрес эшкәртмәсен һәм аны видеоязмада тәкъдим ителешен тапшыра, “Минем педагогик фәлсәфәм” темасына эссе әзерли; конкурсантлар алга таба белем һәм тәрбия дәресләре бирә; финалистлар “Яңа мәктәпкә – яңа укытучы” темасына мастер-класста катнашып, “Бүгенге укытучы: остамы яки һөнәрчеме?” темасына чыгышлар әзерли. Быел исә, гадәти дәресләргә класс сәгате, методик семинар, ата-аналар җыелышы үткәрүдә сынаулар өстәлгән иде. Фән докторлары, доцентлар, педагогика фәннәре кандидатлары, атказанган укытучылардан - Казанның педагогик бергәлегеннән торган жюри исә конкурсантлар бәяләп, мондый нәтиҗә чыгарган.
Быел “Казанның иң яхшы ел укытучысы” дигән мактаулы исемгә “Иң яхшы укутучы-предметчы” номинациясендә җиңгән Яңа Савин районының 89 нчы мәктәбе химия укытучысы Ирина Саркисова лаек дип табылды. “Иң яхшы рус теле әдәбияты укытучысы” номинациясендә 119 нчы мәктәптән Лариса Журковец (Авиатөзелеш районы) беренче урынга чыкты, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” – 175 нче мәктәптән Энҗе Гаязова (Совет районы), “Иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысы” – 37 нче гимназиядән Игорь Сарбаев (Авиатөзелеш районы), “Иң яхшы класс җитәкчесе” – 54 нче мәктәптән Гөлназ Хәйруллина (Авиатөзелеш районы), “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” – “Балалар академиясе” балалар иҗаты үзәгеннән Дарья Пронина (Совет районы), “Иң яхшы педагог-психолог” – 127 нче мәктәптән Альбина Насыйбуллина (Идел буе районы), “Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе” – 403 нче бакчадан Лилия Җиһаншина (Мәскәү районы). Казан педагоглары конкурсы номинантларына, мактаулы исемнәр язылган дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре белән бергә, мэр Илсур Метшин акчалата премияләр дә тапшырды: 1 нче урынга – 25 мең сум, 2 нче урынга – 15 мең сум, 3 нче урынга исә – 10 мең сум. Казанның быелгы иң яхшы укытучысы исеме яулаганга 25 мең сум күләмендә өстәмә премия каралган иде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы халыкара конкурслар лауреатлары булып танылган җырчылар Игнат Изотов, Александра Бушуева, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге камера хоры, “Вираж” вокаль ансабле, “Шарм” театры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты белән Казан хореография училищесы бию ансамбльләре дөнья халыклары җыр-биюләреннән төзелгән концерт программасы белән үрелеп барды.
Тантана соңында мэр конкурсантларны һәм лауреатларны җиңү белән, барлык укытучы хатын-кызларны якынлашып килгән язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, гаиләләренә иминлек һәм хезмәтләрендә уңышлар теләде. “Биредә күрсәтелгән сюжетларда балаларның шат йөзләрен күреп, укытучы һәм тәрбиячеләре турында матур сүзләрен ишетеп куандык. Сезнең кебек укытучылар булганда, без – бәхетле ата-аналар. Балаларга гаилә бирә алмаган белемне һәм коллективта эшләүне сез өйрәтәсез, хезмәтегез өчен рәхмәт”, – дип, номинантларның 8е республика конкурсында катнашачагын игълан итте һәм һөнәри ярышта гел алдагы урыннарны яуларга өндәде.