ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ
Мин егерме бер яшьтәмен. Өч атым, ике сыерым, ун баш сарыгым бар. Үткән көз өйне дә сипләтеп, алты почмаклы ясаттым. Шуңар дип боярдан урман алган идем, кыш буена утынын ягып рәхәтләндек, аның өстәвенә, ваграк булса да, кырык җиде бүрәнәсе калды. Насыйп булса, тагы бер-ике имән багана алып, киләсе көзгә капканы яңадан эшләтергә, кечерәк булса да, келәт салдырырга исәплим. Аннан соң тик мунча кала — заманы белән анысы да булыр әле, алла
боерса!
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| Табигать балалары.doc | 113 Кб |
- Иҗат итү чоры:
- Сыйныф:
- Әдәби мирас тибы: