Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әлмәт шәһәре Татар дәүләт драма театрында быелның 26 гыйнварында старт алган “Күңел күзе” исемле хәйрия акциясе кысаларында 205 мең 800 сум акча җыелды. Шуның 107 мең 680 сумы бүген Өфе шәһәрендәге Бөтенроссия күз һәм пластик операция үзәгенә күчерелде.
Театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, акция кысаларында театр репертуарында уйнала торган – Данил Салиховның “Сәер кеше” исемле драмасы күрсәтелде. Әсәрнең герое Нәсим армиядә хезмәт иткәндә күзләрен югалта. Ул бер көн үзен гаиләсе өчен имгәк дип саный башлый, аны моңа еллар буе җыелып килгән үпкә-ачулары, кадерле хатынын, кызын яхшы тормышта яшәтә алмаганлыктан туган ачыргаланулары этәрә. Ул үзенең йөрәген сатарга, барлык җәфалардан котылырга, ә гаиләсен зур акчалы итмәкче була. Нишләргә? Бу сорауны Нәсим үзенә бик күп тапкырлар бирә. Аның күңелендә шушы сорау һәм аны чишәсе килү теләге чын-чынлап көрәшә башлый. Шундый сорауны күтәргән әлеге спектакль театр җитәкчелегендә ярдәмгә мохтаҗларга чын-чынлап ярдәм итү теләге уятты.
Спектакль уйнаудан җыелган акчаның яртысы (200 сумлык билетның 100 сумы хәйриягә тотылды) начар күрүче инвалид балаларның, кайнар нокталардан яраланып кайтканнарның күзләренә кыйммәтле операция ясату өчен тупланды. Акциядә мәгариф, мәдәният, сәламәтлек оешмалары хезмәткәрләре, нефтьчеләр, “Алнас”, торба заводы, социаль яклау оешмасы актив катнашты. Акция барышында 9 спектакль уйналды. Хәзер Өфедәге үзәктә күчерелгән акчага Дарья Ветлугина, Равил Комаров, Дарья Жданова, Анжелика Силантьева дәваланалар. Ярдәмгә мохтаҗ авырулар әлегә тикшерү узалар, тупланган акчаның калган өлеше дә, теләүчеләр булу белән, Өфе шәһәрендәге әлеге үзәккә күчереләчәк.
Чыганак: http://www.tat.tatar-inform.ru